Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Колак ялкынсынганда

Бу авыру һава торышы алышынганда, бигрәк тә яз һәм көз айларында еш күзәтелә. Авыру, гадәттә, бик көчле колак авыртудан һәм ишетмәүдән зарлана. Отит озак еллар буена кабатланганда колактан эрен килә, ишетү сәләте кими. 

Бу авыру һава торышы алышынганда, бигрәк тә яз һәм көз айларында еш күзәтелә. Авыру, гадәттә, бик көчле колак авыртудан һәм ишетмәүдән зарлана. Отит озак еллар буена кабатланганда колактан эрен килә, ишетү сәләте кими. 
Колак турыдан-туры борын куышлыгы белән тоташкан. Борын куышлыгына исә аяк табаннарының тәэсире көчле. Шуңа күрә салкынча явымлы көннәрдә аякларны туңудан һәм юешләнүдән сакларга кирәк. 
Колак авырта икән: 
– борын өстенә көнгә 2-3 яки аннан да ешрак җылы нәни капчык (эченә ком яисә тоз салып) куегыз; 
– аяк табаннарыгызны көнгә 2-3 тапкыр 35 минут дәвамында корыда яисә горчица салынган җылы суда тотыгыз; 
– чөгендерне угычта уып, 3-5 тамчысын борын куышлыгына салыгыз; 
– ярты стакан җылы суга ярты бал кашыгы чәй содасы салып та, борынга тамызырга була; 
– бер аш кашыгы укроп орлыгын яки сабагын ярты стакан кайнар суга салып, 30 минут төнәтегез дә 3-5 тамчылап колакка тамызыгыз. Шул ук төнәтмәне көнгә 3-4 тапкыр берәр аш кашыгы эчегез. 
Озак еллар буена кабатланып килә торган отитны дәвалау катлаулырак, чөнки бу очракта колактан эрен килүчән була. Шунлыктан көнгә өч мәртәбә авырткан колакны бөтерелгән мамык яисә бинт белән чистартырга кирәк. Моның өчен алсу төстәге калий-марганец яисә чәй содасы эремәсеннән файдаланыгыз. Аннан соң колакка махсус эремә салына. Ул болай әзерләнә: эмаль кәстрүлгә бер стакан су һәм 3-5 лавр яфрагы салып кайнатып чыгарыгыз да, 3 сәгать җылыда тотыгыз. Аннан соң 5 тамчылап колакка салыгыз, көнгә 3-4 тапкыр бер аш кашыгы чамасы эчегез. 
Эренле отит вакытында колакны җылытырга ярамый. Шунысын да истән чыгармагыз: төрле катлаулыклар булмасын өчен отит белән авырый башлагач ук, һичшиксез, табибка күренергә кирәк. 
Һәркемгә дә килешмәскә мөмкин. 
Алдан табиб белән киңәшегез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев