Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Көн дә юарга ярыймы?

Чәчне еш юарга ярыймы, мин көн саен юам, дип сораучылар бар.

Болай эшләргә һич ярамый. Никадәр ешрак юсаң, чәч тизрәк майлана. Аны атнага ике, күп булса өч тапкыр юарга була, һәр юганнан соң бальзам сөртеп куярга онытмагыз. Яшьләр кышкы салкыннарда да урамда яланбаш йөрергә ярата. Салкын һава чәчне киптерә, шунлыктан чәч сына, төссезләнә. Җәйге чорда чәчнең табигый төсен кояш ашый, шуңа күрә чәчкә бальзам сөртеп тукландыралар. Тән тиресе купшакланмасын өчен көн дә крем сөртәбез бит, чәчкә дә кирәк ул. Аны сатып алганда һәркем үзенә яраклысын сайларга тиеш, шуңа күрә сатып алганчы башта майлы, коры, нормаль чәчләр өчен дип язылган аңлатмасын укыгыз. Буялган чәчләр өчен махсус шампунь-бальзамнар сатыла.

Фото-Pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев