Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Күмәк эш берләштерә

Күмәк эш тау күчерә, диләр. Бергәләп башкарган хезмәтнең нәтиҗәсе дә матур була. Узган атнада мөслимлеләр, дәррәү кубып, беренче язгы өмәгә чыкты.

Оешма-предприятие коллективлары урам юлларын себерде, юл буйларын чистартты, бордюр яннарында җыелган чүп һәм балчыкны җыйды. Өмәдә гимназия, лицей, Мөслим урта мәктәбе, “Күбәләк” балалар бакчасы, мәдәният бүлеге коллективлары аеруча активлык күрсәтте.
Яз кояшы туры карый башлау белән районда чистарту эшләре башлана. Өмәләрдә район халкының активлык күрсәтүе аеруча сөендерә. Мөслим урта мәктәбе хезмәткәрләре Тукай урамын юып ук диярлек чыкты. 
– Безнең мәктәп мондый чараларның берсеннән дә читтә калмый. Беркем дә битарафлык күрсәтмәде. Себеркесен дә алып килделәр, тырмасын да, чиләген дә. Чисталык җирлек өчен, үзебез өчен кирәк бит! Мөслимнең йөзе аның урамнарыннан күренә. Коллективыбыз алга таба да шулай бердәм булсын, – диде Мөслим урта мәктәбе директоры Илзир Мадьяров.
Мөслим гимназиясе укытучылары, район мәдәният бүлеге егет-кызлары, сәнгать мәктәбе коллективы Кооператив урамын “ялтыратты”. “Күбәләк” балалар бакчасы коллективы – Фәтхуллин, лицейлылар Банк урамнарында чистарту эшләре башкарды.
– Быелгы өмәләр үзенчәлекле башланып китте. Хезмәт коллективлары, тирә-якны чистарту теләген үзләре белдереп, өмәләргә старт та бирделәр. Ике көн дәвамында мәктәпләр, балалар бакчалары, социаль яклау бүлеге, техникум, финанс-бюджет палатасы, “Мизгел” яшьләр үзәге, казначылык бүлеге, спорт мәктәбе, ветеринария берләшмәсе коллективлары Мөслим урамнарын “ялт итте”. Өмәләрдән соң Мөслим урамнарыннан ун КамАЗ балчык һәм чүп чыгарылды. Техника белән районның “Төзекләндерү һәм яшелләндерү” унитар предприятиесе тәэмин итте, – ди район башлыгы урынбасары Азат Әхмәтҗанов.
Узган елларда язгы өмәләр 1 апрельдән старт ала иде. Быел яз иртә килү сәбәпле, җыештыру-чистарту эшләре әнә шулай ике атна алдан башланып китте. 
– Хезмәт коллективларының эшләвен күреп, тормыш иптәшем белән капка төбен чистартырга чыктык. Җир кардан ачылу белән тирә-юнебезне чистарту гадәткә кергән. Кыш буе җыелган чүп-чардан тизрәк арынасы килә, – ди Гүзәл Төхбәтова.
Бүгенге көндә районда көздән утыртылган агачларны формалаштыру, сыйфатлап бәйләү эшләре бара. Көннәр ныклап җылытып, аяк аслары кипшергәч, өмәләр дәвам итәчәк әле. Ул вакытта традициягә әйләнгән чисталык икеайлыгы да башлана бит. Яшәгән җиребезне чиста тоту – һәркемнең изге бурычы.

Лилия Шәймиева.

Автор фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев