Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Күмү акчасын кайдан алырга?

Вафат булган кеше эшләмәүче пенсионер булса, Сез күмү өчен пособие алаласыз. 2018 нче елның 1 февраленнән Татарстанда күмү өчен социаль пособие күләме 5 701 сум 31 тиен тәшкил итә.

Якынын югалткан кешерухи ярдәмгә генә түгел, матди ярдәмгә дә хокыклы.

Вафат булган кеше эшләмәүче пенсионер булса, Сез күмү өчен пособие алаласыз. 2018 нче елның 1 февраленнән Татарстанда күмү өчен социаль пособие күләме 5 701 сум 31 тиен тәшкил итә. Бу түләүне алу өчен күмү мәшәкатьләрен үз өстенә алган кеше Пенсия фонды идарәсенең клиентлар га хезмәт күрсәтү бүлегенә мөрәҗәгать итәргә тиеш. Үзең белән паспорт һәм гражданлык хәле актларын  теркәү бүлеге (ЗАГС) биргән 33 нче формадагы үлү турында белешмә булу шарт. Пенсионер эшләгән булса, үлү көненә кадәр эштән азат ителүен раслаучы документ кирәк ( хезмәт кенәгәсе, эштән азат итү турындагы боерыктан өземтә).

Пособие почта аша яисә кредит оешмасы аша түләнә.

Пенсионер эшләгән очракта күмүгү пособиене эш урыннан алырга мөмкин. Вафат булган кеше лаеклы ялда булмаса, эшләмәсә, әмма Чернобыль атом электростанциясендәге һәлакәтне бетерүдә катнашкан булса, пособиене социаль яклау бүлеге, Бөек Ватан сугышында катнашугчыга, инвалидына – район хәрби комиссариаты түли.

Мөслим районында клиентларны кабул итү хезмәте.   

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев