Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Күләмле эшләр көтелә

Быел районда 20 төр хөкүмәт программасы гамәлгә ашырылачак.

Район Башкарма комитетының инфраструктур үсеш бүлеге җитәкчесе Рөстәм Хантимеров бик күп социаль объектларга ремонт керәсен хәбәр итә.
– Мәгариф учреждениеләрендә башкарылачак капиталь ремонт эшләре быел да күләмле булачак. Түбән Табын төп гомуми белем бирү мәктәбендә яңа котеллар урнаштырылачак, азык блоклары да эшләнәчәк. “Үсеш ноктасы” программасы кысаларында Күбәк урта мәктәбенең түшәм һәм идәннәре яңартылачак. “Белем бирү объектларында капиталь ремонт” программасы ярдәме белән Тат. Шуран мәктәбенең түбәсен алыштыру, керү өлешен эшләү, тәрәзә-ишекләр ясау, азык блогын яңарту күздә тотыла, – ди Рөстәм Хантимеров. 
Моннан тыш “Спортзалларны капиталь ремонтлау” дәүләт программасы кысаларында Мөслим гимназиясе спортзалын яңарту күздә тотыла. Түбән Табын коррекция мәктәбе каршында эшләүче лагерьга керү юлы да ясалачак. Мәгариф учреждениеләрендә ремонт эшләрен апрель аенда ук башларга планлаштыралар. Төзелеш эшләрен нигездә “Строймус” һәм “Омегастрой” оешмалары башкарачак. 
– Район үзәгендә төзекләндерү эшләре быел да шактый күләмле. Пушкин урамындагы күпфатирлы 80, 86, 88нче йортларда капиталь ремонт үткәрелеп, йортларның фасады эшләнәчәк. Юл иминлеген тәэмин итү буенча Мөслим-Саклаубаш-Юлтимер автомобиль юлы киселешендә, Мөслимнең әйләнеч юлында, Октябрь-Кооператив, Вахитов-Банк, Колхоз-Кооператив, Пушкин һәм Кооператив урамнары чатында светофорлар куелачак. “Авыл территорияләрен төзекләндерү” республика программасы буенча Мөслимдәге кайбер урамнарда юл кырларына бордюрлар куелачак, тротуарлар ясалачак. “Киләчәк” паркында Мөслим стилендәге яктырткычлар кую да планлаштырыла, – ди инфраструктур үсеш бүлеге җитәкчесе.
“Татавтодор” филиалының Минзәлә участогы юлчылары Мөслим – Иске Карамалы, Мөслим – Тат. Шуран юлларында, район үзәгендәге Яшьләр урамында юл ремонтын башкарачак.
“Газ белән тәэмин итү” программасы кысаларында Мөслимнең яңа микрорайонындагы урамнарга газ кертү дәвам итәчәк. “Аэропорт” микрорайонының өч урамына газ челтәрен проектлау эше бара. Бу микрорайонда юл төзү буенча быел да күләмле эшләр көтелә. 
“Чиста су” программасы кысаларында Вәрәшбаш авылындагы чишмәдән Мөслимгә су китерү өчен икенче ноктаны эшләп кую планлаштырыла. Яшьләр өчен быел тагын яңа мөмкинлекләр ачылачак. “Яшьлек” спорткомплексы территориясендә, хоккей белән футбол мәйданчыклары арасында “Спорт” паркы төзеләчәк. 
Инфраструктур үсеш бүлеге белгечләре хәбәр итүенчә, быелгы эшләр планына Яңа Усы авылындагы буада сугару системасын реконструкцияләү, Симәк авыл җирлеге урнашкан бинаны ремонтлау, район хастаханәсендә вентиляция системасын яңарту, янгын сигнализациясен эшләү дә кертелгән. 
Лилия Шәймиева.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев