Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Киттем базарга, тел алырга!

Көз уртасында гадәт буенча район яшьләре безне шаяннар һәм тапкырлар мәҗлесенә җыя.

Иске Карамалы, Олы Чакмак, Мәлләтамак һәм Елгабаш авылларында узган бәйгенең беренче турында 16 авыл җирлеге командасы шаярту һәм тапкырлыкта көч сынашты. Бу сезон уеннары “Киттем базарга, тел алырга” дип аталды. ТАССРның бер гасырлык юбилее да яшьләр игътибарыннан читтә калмады. 
Үз җирлекләренә кагылышлы шаян күренешләр, сәхнәне тоемлау, юмор хисе, җанатарлар тудырган җылы атмосфера, командаларның үзләрен кыю тотуы, егет-кызларның сәхнәдә тудырган кызыклы күренешләре бер кешене дә битараф калдырмады. Зоналарда узган уеннарда яхшы нәтиҗәләргә ирешкән командалар юмор көрәшенең икенче турына – финал ярышларына чакыру алды. 
21 ноябрь көнне Зифа Басыйрова исемендәге район мәдәният йортында “Әшәке малайлар” (Иске Карамалы авыл җирлеге), “Кәҗәкәйләр” (Вәрәшбаш җирлеге), “Дөбер-шатыр” (Түбән Табын җирлеге), “Оба-на” (Тойгелде җирлеге) һәм “Метрәй кырмыскалары” (Метрәй җирлеге) командалары “КВН – 2020” конкурсының финалында очрашты.
Шаяннар һәм тапкырлар бәйгесен яратучыларга күптән таныш “Әшәке малайлар” төркеме, команда составын яңартып, егетләр белән тулыланган. Мәктәп укучылары гына димәссең, актерлык осталыгы, камил сөйләм теле, сәхнәдә тудырылган образлар, шаян күренешләр аша залны үзләренә караттылар алар. “Оба-на” Тойгелде авыл җирлеге җыелма командасы зона турында икенче тапкыр катнаша. Яшьләр шулай ук активлыгы белән аерылып тора. Команданың үсештә булуына шик юк. “Дөбер-шатыр” командасы быел да сәхнәне дер селкетте! Тугаш авылы яшьләре, тупланып, бик матур, кызыклы чыгыш әзерләгәннәр. Үз җирлекләрендәге көнүзәк мәсьәләләрне дә юмор аша күрсәтә алдылар. Кәбестә яратучы “кәҗә” егет быел экранда гына күренде, ә менә кәҗә бәтие мәҗлескә кунак булып килгән иде! Иң зур җанатарлар армиясе, бертөрле костюмнар, залдагы халыкны көлдерү өчен төрле алымнар куллану – “Кәҗәкәйләр” командасы стиле. Һәм, ниһаять, чират шаяннар һәм тапкырлар бәйгесе “ветераннары” – “Метрәй кырмыскалары” командасына җитте. Метрәйлеләр, һәрьелдагыча, зур команда булып (җанатарлары да күп иде), үзләренә генә хас кызыклар һәм мәзәкләрне “ата каз канаты”на салып алып килгәннәр. Рүзәл Минһаҗев каләме ярдәмендә тудырылган мәзәкләрне тамашачы җылы кабул итте. Һәр команданың үзенә генә хас “изюминкалары”, үз юмор стиле, үз йөзе – уен сизелми дә узып китте. 
Егет-кызларның җор теллелеген тикшерү өчен махсус кунак та чакырылган иде. Популяр татар блогеры Рәмис Гыйлметдинов командаларга сораулар бирде. Аларга кызыклы җаваплар яңгырады. 
Финалда катнашкан һәр команда – җиңүче! Гомумән, шаяннар һәм тапкырлар бәйгесенең дәрәҗәсе, эчтәлеге үсештә булуы – бик сөенечле күренеш. Ә хөкемдарлар уенга мондый нәтиҗә ясады: беренче урын – “Кәҗәкәйләр”неке. Икенче урында – “Метрәй кырмыскалары”, өчтә – “Әшәке малайлар” һәм “Дөбер-шатыр”. “Оба-на” командасы – дүртенче урында. Җиңүчеләргә район мәдәният бүлегенең дипломнары һәм истәлек бүләкләре тапшырылды. Егет-кызларга уңышлар, алда да матур җиңүләр телибез!
Эльвира Гәрәева, 
район мәдәният йорты сәнгать җитәкчесе.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев