Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Китаплардан аерылмыйк!

Белем алу, китап уку – динебездәге иң мактаулы гамәлләрнең берсе. Сөекле пәйгамбәребезнең гыйлем алу турында әйткән күп хәдисләре арасыннан берсенә генә күз салыйк: “Кем дә кем гыйлем алу юлына басса, Аллаһ аңа мәңгелек оҗмахка алып баручы юлны җиңеләйтә.

Хәтерлим: мәктәптә укыганда В. Ленинның “Укырга! Укырга! Укырга!” дигән сүзләре, мәктәп бусагасын атлап керүгә үк, каршы ала иде безне. Динебез тарихына күз салсак, әлеге сүзләр моннан 1500 елга якын элек әйтелгән. Галәмнәрнең бердәнбер хуҗасы – Аллаһы Тәгалә Үзенең иң бөек фәрештәсе – Җәбраил аркылы әлеге сүзләрне кешелек тарихындагы иң хәерле зат – пәйгамбәребез Мөхәммәдкә (с.г.в.) әйткән. Коръәни Кәримнең иң беренче аятьләрен алып килгәндә, Җәбраил фәрештә пәйгамбәребезгә өч тапкыр: “Укы! Укы! Укы!” – дигән. Шуннан соң “Әл-Галәкъ” сүрәсенең беренче аятен укып биргән: “Бөтен нәрсәне барлыкка китергән Раббың исеме белән укы!”

 

Белем алу, китап уку – динебездәге иң мактаулы гамәлләрнең берсе. Сөекле пәйгамбәребезнең гыйлем алу турында әйткән күп хәдисләре арасыннан берсенә генә күз салыйк: “Кем дә кем гыйлем алу юлына басса, Аллаһ аңа мәңгелек оҗмахка алып баручы юлны җиңеләйтә. Фәрештәләр гыйлем алучы кеше каршында, аңа карата ризалык белдереп, үзләренең канатларын җәяләр. Күкләрдә һәм җирдә булган барлык җан ияләре, хәтта судагы балыклар да, гыйлем иясенең гөнаһ-хаталары кичерелүне сорап, дога кылалар...” 
Динебез күзлегеннән караганда, китап уку – бик зур изгелек. Ибн Әл-Җәүзи исемле галим әйткән: “Бүгенге көндә китаптан да яхшырак арадашчы, иптәш юктыр. Ул сиңа борынгы изге кешеләрнең яшәү серләрен өйрәтә. Әңгәмәдәшләрең башка кешеләр булганда, алар, файдасыз сүзләргә бирелеп, синең өчен куркыныч тудырырга мөмкиннәр”. Ягъни кеше файдалы китап укыганда, ул шунда язылганны гына укый, урынсыз, буш сүзләргә кереп китми. Ә башка кешеләр белән аралашканда, үзе дә сизмәстән, гайбәт, ялган кебек зыянлы сүзләргә кереп китәргә мөмкин. Шулай ук әлеге галим әйткән: “Акыллы кеше, нигездә, үрнәк алырга лаеклы булган яхшы, гыйлемле, җитди һәм әхлаклы кешеләр белән генә аралашырга тырыша. Әгәр андый сыйфатларга ия булучыларны тапмаса, ул китап укырга алынсын”. Борынгы заман галимнәре һәм патшалары китапның нинди кыйммәтле хәзинә икәнлеген бик яхшы аңлаганнар. Китап укып, гыйлем туплаучыны алар алтын-көмешләр туплаучыга тиңләгәннәр, гыйлемле кешене иң бай кеше дип белгәннәр. Китапларны яратып укыганнар. 
Халкыбызның олуг галиме Ризаэтдин Фәхретдин хәзрәтләре дә китап уку хакында бик хикмәтле сүзләр язган: “Гүзәл китаплар – гаҗәеп әйберләр күренәчәк көзге, аулакта – сердәш, ялгызлыкта – иптәш, гаҗизлек вакытларында – ярдәмче, хәсрәтләрдә – шатлык китерүче, фикерләрне нурландыручы, үткән заманнар хәлләрен сөйләп торучы, өметләр, вакыйгаларны хикәят итүче, гакыллы кешеләрнең гакылларын күзләргә күрсәтүче аз хаклы, күп файдалы нәрсәләрдер. Шуның өчен китап алуда саранлык итмәгез, китаплардан аерылмагыз!” 
Бүгенге көндә, китап уку кебек изге гамәл күзгә күренеп югала барганда, китап уку турындагы хикмәтле сүзләрне исебезгә төшерсәк иде. Гыйлемгә, күркәм әхлакка, матур сыйфатларга өнди торган китап дигән хәзинәне сакласак иде. Китаплардан аерылмыйк! Китапханәләргә барыйк. Бүгенге көндә гаҗәеп матур дизайнлы искиткеч күп китаплар, олылар өчен дә, балалар өчен дә аерым уңайлыклар белән тулыландырылган җылы китапханәләребез бар. Кемдер әйтер, мин электрон китаптан укыйм, дип. Анысы да начар түгелдер. Ләкин, беренчедән, электрон китапханәләргә матбугатта бастырылган китапларның барысы да кертелми, иң кызыкларын нәкъ менә китап киштәләреннән генә табып була, дип беләм. Икенчедән, безнең күп вакытыбыз болай да виртуаль дөньяда, монитор яки зәңгәр экраннар каршында үтә. Күзләребез генә түзсен. Сәламәтлек ягыннан караганда, урамга чыгып, җәяүләп китапханәгә барып, китап дөньясына чумып алсак, әлбәттә, файдасын табарбыз, күңелебезгә үзенә күрә бер ял алырбыз. Балаларыбызны, оныкларыбызны да җитәкләп барсак, гаилә кыйммәтләрен дә арттырырбыз. Бәхетле булыгыз!

Фото Pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев