Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Китап укыйсызмы?

Узган гасырда безнең ил китап укучылары белән горурлана алган. Китап, әдәби журналларны кулына алмаган кеше сирәк булгандыр. Китапханәләр, китап кибетләре гөрләп эшләде. Хәзер китап укучылар өчен мөмкинлекләр киңәйде, китапханәгә яисә кибеткә барып та торасы юк: яраткан әсәреңне кулыңдагы телефоннан укый яисә тыңлый аласың. Сез китап, әдәби әсәрләр укыйсызмы?

Айсылу Мадьярова,
район үзәк китапханәсе директоры: 
– Райондашларыбыз китап укый. Китапханәнең ачылу вакытына ук килеп җитүче китап сөючеләребез дә бар. Гадәттә, иртәнге якта өлкәннәр килә, төштән соң мәктәп укучылары, студентлар ача китапханә ишеген. Бүгенге көндә кайберәүләр дистанцион рәвештә белем ала, кайберәүләр диплом эшләре яза. Андыйлар кирәкле китапларын сорап мөрәҗәгать итә. Үзебездә булмаса, китапханәара абонемент аша соратып кайтартабыз. Өлкәннәр күбрәк татарча китапларны укый. Яшьләр классик әсәрләр белән кызыксына, чит ил әдәбияты укый. 
Рәзилә Зарипова, 
Краснояр: 
– Бу көннәрдә Нәбирә Гыйматдинованың “Үлмәс” исемле яңа әсәрен укып чыктым. Хәзер Хәния Фәрхи турында укыйм. Айгөл Әхмәтгалиеваның “Хәния” исемле бу китабын кемдер сатып алган, үзе укыгач, китапханәгә биреп торган, башкалар да укысын, дип. Элек бик күп укый идем, соңгы вакытта пассивлаштым әле. Балаларны укырга ярата димәс идем.  
Флиза Латыйпова, 
Симәк: 
– Симәктә минем кебек китап укучы юктыр ул. Бәләкәйдән үк укырга яраттым. Мәктәптә укыганда китап алырга килгәндә китапханә бикле булса, укыган китапларны ишеккә кыстырып китә идек, ә китапханәче безгә дигән китапларны кыстырып куйган булыр иде. Сигезенче сыйныфта имтиханга әзерләнәсе урында качырып кына “Алтын йолдыз” романын укып утырганым истә. И орышкан иде инде әни шуны күргәч. Әниемә хәзер 82 яшь. Шулай ук китап укырга ярата. Китапханәгә барып та ала, китапханәче Резида китереп тә бирә. Лениза апам да китап укыды, хәзер дә укый. Барыбыз да яратабыз укырга. Телевизор караганчы, китап укыйм. Китапханәгә барган саен 5-6 китап алып кайтам. Китапханәчебез әзерләп тә куя.  Оныкларны гына замана бозды, бик укымыйлар.    
Рүзилә Нәсифуллина,
Мәлләтамак авылы китапханәчесе: 
– Кыш көне китап укучыларыбыз аеруча активлаша. Бакчада эшләр тәмамлангач, ихата мәшәкатьләре кимегәч, авыл кешесе рухи азык туплый башлый. Өлкәннәр, укытучылар, тәрбиячеләр китапханәгә еш килә. Венера Нуриева, Сәрия Галиева, Тәнзилә Нигъмәтуллина – иң күп китап укучылардан. Балаларда китап укуга кызыксынуны уяту, тәрбияләү һәм үстерү максатыннан төрле конкурслар оештырабыз. Бу чорда мондый конкурслар он-лайн форматта үтте. Иң күп “лайк”лар алучылар җиңүче булды. Ике ай дәвамында “Иң күп китап укучы гаилә” конкурсы барачак. Җиңүчеләр укылган китаплар саны буенча билгеләнеп, Яңа ел бал-маскарадында бүләкләнер, дип планлаштырдык.   
Сораштыруны Мөнирә Арсланова үткәрде.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев