Киңәшле эшнең нәтиҗәсе дә яхшы
Авыл җирлекләре башлыклары узган елгы эшчәнлеккә хисап тоталар. 19 гыйнвар көнне Крәш.Шуран һәм Вәрәшбаш авыл җирлекләрендә җыеннар үтте.
Ике җирлектә дә җыелышларга башка елларга караганда халык күбрәк килгән иде. Чарада район башлыгы урынбасары Азат Әхмәтҗанов, прокурор ярдәмчесе Ильвир Бәхтиев, шулай ук район үзәк хастаханәсе, Мөслим районында клиентларны кабул итү хезмәте, район эчке эшләр бүлеге, район ветераннар советы, “Август-Мөслим” һәм “Гринта” җәмгыятьләре вәкилләре дә катнашты.
Җыелыш башланганчы район мәдәният йорты хезмәткәрләре концерт номерлары тәкъдим итте. Монда Крәш.Шуран авыл җирлеге башлыгы Радик Сафиуллинның сүзләрен китерү урынлы. “Халык баянга җырлаулаучыларны күрергә теләгән иде”, – диде ул. Үзешчәннәр исә “үз репертуарына” хилафлык кылмады.
Биш авылдан торучы Крәш. Шуран авыл җирлегендәге 243 хуҗалыкның 195ендә тормыш бара. Шуларда 380 кеше исәптә торып, чынлыкта 318 кеше яши. Биш ел эчендә халык саны 79га кимегән. Пропискага керүчеләр – алтау. Гаилә коручылар һәм аерылышучылар теркәлмәгән, ике бала туган. 33 укучы, мәктәпкәчә яшьтәге 14 бала бар.
Пай җирләре өчен түләүне “Мөслим-Август” җәмгыяте ашлыклата башкарган. Түләү алмый калган кешегә җәмгыять вәкиле Радик Петров җавап бирде.
– Бу проблема Симәк авыл җирлегендә дә бар. Мәсьәлә хәл ителәчәк, эш Росреестр дәрәҗәсендә бара, – диде ул.
Җирлектә өч кеше шәхси ярдәмче хуҗалык өчен кредитлардан файдаланган. Таһир Мөэминов, Рамил Нурлыгаянов, Николай Петровның гаилә фермалары эшли.
Ташъелга авылында, фельдшер эштән китү сәбәпле, медпункт эшләүдән туктаган.
Тат.Шуран төп мәктәбе директоры Венера Шаева чыгышыннан күренгәнчә, бинада узган ел ремонт үткән. 11 укытучы да югары белемле һәм аларның 75 проценты – җирле кадрлар. Быел биредә 20 бала белем ала, мәктәпкәчә төркемдә ике сабый тәрбияләнә. Урта белем алу өчен чыгарылыштан соң балаларның 20 процентка якыны Мөслим мәктәпләренә йөри.
Тат. Шуран мәктәбенең өч филиалы бар – Елгабаш, Иске Вәрәш һәм Симәк башлангыч мәктәпләре. Бик еракка артка китү булса да, чагыштырмый булмыйдыр: 1973 елда 340 бала укыган, 30га якын педагог эшләгән Симәк мәктәбе бүген, укучылар булмау сәбәпле, ябыла.
Узган ел җирлектә үзара салым 700 сумнан 92 процент күләмендә җыелган. Авыл җирлеге башлыгы Радик Сафиуллин республика субсидиясе белән кушылган бу сумманың нинди максатларда кулланылуы хакында сөйләде һәм башкарылган эшләрдә катнашучыларга рәхмәтен җиткерде. Быел үзара салымны 1 мең сумнан җыярга карар кылганнар һәм аның бер өлешен су белән тәэмин итү максатына (Ташъелга авылыннан кала) юнәлтәчәкләр.
– Башкарасы эшләр күп. Дәүләт ярдәменнән файдалану өчен үзара салымны тиз арада җыю кирәк, – диде Радик Сафиуллин.
Район башлыгы урынбасары Азат Әхмәтҗанов җыелышта катнашучыларны район тормышы белән таныштырып, алдагы бурычларга тукталды. Шулай ук халыкны борчыган сорауларга җавап бирде. Аңлашылганча, якын киләчәктә Крәш.Шуран ягына асфальт юл булмас. Елдан-ел кимеп баручы халык саны аз булу сәбәп моңа. Юл торышы хакында да әйтеп үтик. Иҗат төркемебез Мөслимнән чыкканда бернинди кар да, җил әсәре дә юк иде. Ә Вәрәшбаш борылышыннан соң Крәш.Шуранга кадәр юлда урыны-урыны белән көрт сала башлаган. “Мәктәп автобуслары, шуранлылар өчен кышкы юл газаплы икән, юл чистартучылар өчен бу якта эш фронты үтә дә киң” дигән фикергә килдек.
Җирлек халкы быел өлкәннәргә игътибар җитенкерәмәве, халыкка салам кирәклеге хакында җиткерде. Янгын сүндерү машинасының һичшиксез кирәклеге турында да сүз шактый озак барды.
Шундый ук җыен Вәрәшбаш авыл җирлегендә дә үтте. Җирлек башлыгы вазыйфаларын башкаручы Зөлфия Галиева чыгышыннан соң Иске Вәрәш авыл мәдәният йорты директоры Айгөл Ганиеваның эчтәлекле доклады тыңланды. Вәрәшбаш мәчете имамы Сәхипҗан Бәдретдиновның үтемле вәгазь белән сугарылган чыгышы да тыңлаучыларның игътибарын җәлеп итте. Урыннардан сорау бирүчеләр, чыгыш ясаучылар да авыл мәнфәгатьләрен күздә тотып
сөйләде.
Мөнирә Арсланова.
Фото – Вәрәшбаш авыл җирлеге архивыннан.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев