("Татар-информ", Чулпан Шакирова). Казан дәүләт медицина университетының эндокринология кафедрасы доценты, медицина фәннәре кандидаты Татьяна Никишова артык авырлыкны кинәт югалтырга ярамый, ди. Бу хакта ул бүген "Татар-информ"да узган шикәр чире авырулары мәсьәләләренә багышланган матбугат конференциясендә әйтте.
"Күпчелек пациентлар гәүдә авырлыгын тиз арада киметергә омтыла. Әмма авырлыктан кинәт котылу җитди кыенлыкларга китерә. Бу - беренче чиратта кан тамыры-йөрәк авырулары, - ди ул.
Аның сүзләренчә, тән авырлыгын этаплап төшерергә кирәк.
"Беренче ике айда атна саен ярты кило авырлык "ташлау" норма санала. Аннан соң ике-өч ай дәвамында һәр атна саен 200 граммнан күбрәк авырлык югалтырга ярамый. Өченче этапта, ел буе табиблар күзәтүе астында торырга, стабильлекне сакларга кирәк, - ди Татьяна Владимировна.
Авырлыкны гәүдә авырлыгының индексы буенча исәплиләр.
"Әгәр 1кв.метрга 30 килограмм авырлык туры килә икән, бу - тән авырлыгының артык массасы дигән сүз. Тән массасы индексы буенча исәпләгәндә, 1 кв. метрга туры килгән авырлык 25 килограммнан артса, хафалана башларга кирәк, - ди галимә.
Исегезгә төшерәбез, бүген "Татар-информ"да шикәр чире авырулары мәсьәләләренә багышланган матбугат конференциясе узды. Ул 14 ноябрь - Бөтендөнья шикәр чиренә каршы көрәш көненә багышланган иде. Ул 1991 елдан бирле Халыкара диабетиклар федерациясе тарафыннан билгеләп үтелә.
Нет комментариев