Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Кинога йөрисезме?

Хәзер кинофильмнарны телевизордан гына түгел, телефоннан да карап була. 

Ә шулай да саф һава сулый-сулый кинотеатрга баруга, киноны иптәшләрең белән бергә карауга җитәме соң?! Кинофильмнан алган тәэсирләргә дусларың белән аралашудан алган тәэсирләр дә килеп кушылгач, кәефең тагы да күтәрелә. 
Балачактан ук кино карарга йөрдек. Телевизорны безнең урамда яшәүчеләрдән беренчеләрдән булып карый башласак та, киноны клубка барып карау кызыграк иде. Ул чакта Мөслимдә сеанслар көнгә дүрт тапкыр була иде. Әйбәт кино дисәләр, билет алу өчен касса тәрәзәсенә якын килерлек булмый иде. Бер тапкыр (башлангычта укыганда бугай) күрше кызы белән сәгать дүрттәге сеанска кердек. Чыгуыбызга аның апасы: “Әйдә минем белән дә карагыз инде”, – дигәч, билет алып, тагын кереп киттек. Өйгә кайткач и орыштылар инде үземне. Биюче кызлар турында иде бугай фильм. Исеме “Девичья весна” идеме шунда, онытылган инде.
Тагын бер кызык истә калган. Кинога барышлый акчабызны юлда очраган машина тәгәрмәче астына ыргытып уйныйбыз. Ул вакытта урамда машиналар күп йөрмәсә дә, очрап торган инде. Каршы килгән машина тәгәрмәче астына 10 тиенемне аттым. Ә машина узып киткәч, акчам табылмады. Күрәсең, ябышып киткәндер. Кинога кердем микән, хәтерләмим. Ә менә 10 тиен бала-чага өчен зур акча иде, чөнки аңа ике тапкыр кино карап була иде. 
Мәктәп, студент елларында, яшь чакта да йөрдек кинотеатрларга. Студент чакта, лекцияләргә кермичә, кинога киткән чаклар да булды инде. Хәзер, олыгайгач та, барасы килеп куя һәм елга бер булса да барам кинотеатрга: телевизордан “кинотеатрларда гына булачак” дип рекламаланган фильмнары карыйсы килә бит. Башкалар да минем кебек елга бер генә йөри микән, чөнки зал буш була. Инде ничә тапкыр үзебез генә карап чыккан булды. Кызык икән хәзер кинотеатрда: билетны кафедан аласы. Безне, “Көнбагышлары юк микән?” дип, ишек төбендә тикшереп керткән чаклар да булды, ә хәзер алып кергән ашамлыгыңны куяр өчен урындыкка җайланмага кадәр көйләп куелган. Шунысы бар: тавышы гына бик каты. Әллә без – картларга шулай тоела гына микән? Ә сезнең кинога барганыгыз бармы?

Миләүшә Гарипова.

Фото – Әмәкәй мәктәбе архивыннан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев