Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Киләсе атнада Татарстанның сәүдә үзәкләрендә битлекләрдә йөрүне контрольдә тоту көчәйтеләчәк

Бу хакта Роспотребнадзорның ТР буенча идарәсе җитәкчесе Марина Патяшина сөйләде.

Киләсе атнадан республиканың сәүдә үзәкләрендә татарстанлыларның битлек киеп йөрүен тикшерүне көчәйтәчәкләр. Бу хакта Роспотребнадзорның ТР буенча идарәсе җитәкчесе Марина Патяшина сөйләде.
Аның сүзләренә караганда, ведомство хезмәткәрләре ешрак сәүдә үзәкләрендә, кафеларда һәм предприятиеләрдә тәртип бозуларны табалар.
"Киләсе атнада без сәүдә комплексларында эшне көчәйтәчәкбез, чөнки без аларда битлекләрсез йөрүче кешеләр күп булуын күрәбез", – дип аңлатты Патяшина.
Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәте хезмәткәрләре концерт залларында һәм театрларда закон бозуларның иң күбесен терки. Исегезгә төшерәбез, хәзер аларда 70% ка тутырылганлык гамәлдә булырга тиеш.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев