Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Килеп тә талыйлар

Суд Яр Чаллы шәһәрендә яшәүче 35 яшьлек гражданны РФ Җинаятьләр Кодексының 30 маддә 3 бүлеге, 158 маддә 2 бүлеге “б” пунктында каралган җинаятьне кылуда гаепле дип тапты, ягъни ул урлашу максаты белән бинага рөхсәтсез кергән.

Суд Яр Чаллы шәһәрендә яшәүче 35 яшьлек гражданны РФ Җинаятьләр Кодексының 30 маддә 3 бүлеге, 158 маддә 2 бүлеге “б” пунктында каралган җинаятьне кылуда гаепле дип тапты, ягъни ул урлашу максаты белән бинага рөхсәтсез кергән. Район прокуратурасы бу җинаять эше буенча дәүләт гаепләвен яклады. 
Суд билгеләгәнчә, Г. быел 15 август көнне 10 сәгать 30 минут тирәләрендә Мөслим районына килә һәм Бүләк авылы янындагы ферма территориясенә керә. Анда ул үзе алып килгән газ кискече белән металл торбаларны кисә һәм аларны урлап алып чыкмакчы була. Әмма ул уйлаганын тормышка ашыра алмый: җинаять урынында полиция хезмәткәрләре тарафыннан тоткарлана. 
Гаепләнүче үз гаебен таныды. Суд аңа 5 мең сум күләмендә штраф рәвешендә җәза билгеләде. 
Суд карары үз көченә кермәде. 
Район прокуратурасы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев