Килен капкасы
Еллар үтә, без үсәбез, әти- әниләр, әби-бабайлар картая, берәм-берәм якты дөньяны ташлап, бакыйлыкка күчә тордылар. Андый хәбәрләрне мин йә үзем сирәк-мирәк авылга кайтканда, йә әнкәем хатлары аша белә идем.
Авылга чираттагы кайтуымның берсендә әнкәем мине кайгылы хәбәр белән каршы алды. Бер ай элек Мәдхиямал әбиебез дөнья куйган. Миңа авыр булмасын дип, хатка язмыйча, кайтуымны көткәннәр. Чыннан да, авыр булды аны югалту. Тәбәнәк кенә җыйнак гәүдәсе, бала итәкле күлмәге, күлмәге өстеннән бәйләп куелган мәңге салынмый торган алъяпкычы, иңнәрен каплап торган чәчәкле яулыгы, һәрчак елмаюлы ачык йөзе, һәр көн диярлек Килен капкасыннан гына ялт итеп килеп керүләре...
Мәдхиямал әби китеп, бер- ике ай да үтми, “инәй үлмичә, өйләнмим” дигән Әшрәфҗан авылның түбән очыннан туйсыз-нисез генә сазаган кызны алып кайтып та утырта, бер-ике атнадан аерып та җибәрә. Әнкәем аның белән ныклап аралаша-белешә дә алмый калган, килен кеше урам ягыннан да, Килен капкасыннан да безгә кереп йөрмәгән.
Әшрәфҗаннан курыккандыр, ахрысы, бичара. “Берәр нәрсәгә ачуы чыкса, баш белән генә әйләндереп җибәрә...” дип зарланган, имеш, теге сазаган.
Әнкәем дә, Әшрәфҗан абыйдан куркыптырмы, Мәдхиямал әбинең үлеменнән соң Килен капкасын аркылы- торкылы такталар белән кадаклап, келәсен бикләп куйган.
Шул беренче уңышсыз тәҗрибәдән соң аллы-артлы тагын өч килен килеп китә әле бу йортка. Белмим, кемгә кайсы ягы килешмәгәндер, дөресен генә әйткәндә, мин үзем дә нишләптер аннан уттан курыккан кебек курка идем. Әле теге – кашык урынына катык сорап йөргән заманнарда ук йомыш белән Мәдхиямал әби янына кергән саен Әшрәфҗан абыйны гел бер – өй түрендә агач караватта кырын яткан хәлдә күрә идем. Ачык чырай күрсәтмәс, биргән сәламеңне алмас... Өй эченең бушлыгы, тупас кына итеп кулдан ясалган ике агач карават, иске сандык, ашъяулыксыз өстәл, пәрдәсез тәрәзәләр дә хәтеремдә. Әнисенә берәр эштә булышты микән, әмма ул колхоз эшенә йөрмәде шикелле. Эшкә әйтергә дип килгән бригадирга: “Мин колхоз эшенә йөрмим, әнә, урыс эшләсен...” дип кенә җавап биргән, диләр иде.
Дүрт хатынның тәмен татып караганнан, тирә-юньгә “хатын белән тора алмый” дигән даны таралганнан соң, елдан артык ялгызы яшәгән Әшрәфҗан көннәрдән бер көнне Башкортостан ягыннан бишенче кәләш алып кайта.
...Ашкынып, туган ягыма кайтып киләм. Үзебезнең Югары Оч урамына борылуга, йөрәгем җилкенебрәк тибә башлый. Мине урам як тәрәзәдән күреп алган әнкәем атылып урамга чыгар да каршыма килер... Менә өйләрне саный-саный, йөгерә-атлый кайта торгач, Мәдхиямал әбиләр турына җиттем. Бу нинди могҗиза?! Тәрәзәләргә чиккән ап-ак пәрдәләр эленгән түгелме?! Әнә, капкабыздан әнкәем килеп чыкты. “Бакчада чүп утый идем, кызым, күрми калганмын”, – дип тәкрарлый- тәкрарлый, кочагыма ташланды. Елашып күрешүләр, сагынылган сөйләшүләр. Минем күңелне гел теге чигелгән ак пәрдәләр кытыклап тора. Җаен туры китереп, сүз арасына үземне кызыксындырган сорауны кыстырам: “Мәдхиямал әбинең тәрәзәсендә нинди чиккән пәрдәләр ул?” Күземә генә күрендеме, янәсе... “Юк, күзеңә ялгыш күренмәгән, – ди әнкәем. – Килен төште бит Мәдхиямал әбиеңә. Үзе генә күрми китте килен рәхәтен, мәрхүмәкәем... Әле син өй эчләренә керсәң?! Бөтен нәрсә чигүле. Мендәрләр, ишек, матча кашагалары, карават япмалары... Ул өендәге чисталык! Идәннәре сары май кебек! Пешергән ашлары җелекмени, телеңне йотарлык! Ул камырлары! Бик уңган булып чыкты Гөлсәрвәр килен...”
Икенче көнне иртән, чыш-пыш килеп, әкрен генә сөйләшкән тавышка уянып китсәм, әнкәем миңа таныш түгел яшь кенә бер ханым белән чәй эчеп утыра. Аны “ханым” димичә мөмкин дә түгелдер, эчкерсез ачык йөзеннән, үзенә килешле чиста-пөхтә киеменнән үк тәртипле, зыялы нәсел баласы икәнлеге сизелеп тора иде. Миңа таба борылып, бик тә йомшак, ягымлы тыныч тавыш белән: “Шушымыни инде Казан каласында гыйлем эстәүче, әнисен сагындыручы кыз...” дигәнен ишеткән мизгелдән, әллә кайчаннан белгән кебек, шунда ук ярата башладым мин аны. Юынып, өстәл янына килеп утыргач, күзләрендә ниндидер әйтелмәгән сагыш, моң барын тоемладым.
“Сыйланып утырабыз, кызым, Гөлсәрвәр апаң өчпочмак пешергән... Кап-кайнар, телеңне йотарлык тәмле... Әйдә, син дә авыз ит...”
Сүз арасында әнием моңарчы әйтергә оныткан шатлыгы белән дә уртаклашты: “Килен капкасын ачтык бит без, кызым, Гөлсәрвәр апаң белән... Мәдхиямал әбиең барындагы кебек...”
Күңелемнән бала чактагы хатирәләрне барлап, әнкәемнең әлеге хәбәреннән чиксез куанып куйдым.
Гөлсәрвәр апа саубуллашып чыгып киткәч, әнкәем кабат Килен капкасы турында сүз кузгатты.
“Бервакыт төнлә ачыргаланып елаган тавышка сискәнеп уянып киттем. Ишегалдына чыксам, Гөлсәрвәр килен, бичаракаем, ачмакчы булып, шул капка янында елап тора икән. Туңып беткән. Кышка кереп барган мәлләр иде. Менә шул төнне ачтык Килен капкасын... Көн яктысында капка янына якын барма, кызым, яме... Әшрәфҗан күрүе бар. Белмәсен. Үтерер...”
Мин куркып, шомланып киттем: “Кемне?!”
“Йә Гөлсәрвәр апаңны, йә мине...”. “Әшрәфҗанның җене котырганда, өеннән чыгып качып, Гөлсәрвәр апаң шул капкадан гына миңа кереп, төн үткәрә. Ел дәверенең кышы бар, җәе бар дигәндәй, гел күлмәкчән килеп керә бичара... Салкын тидереп, авырып та ятты. Җитмәсә, үтмәс хастасы да бар икән. Күкрәк бакасы. Астма, диләрме әле? Чирле икәнен белгәч, үз ягында кияүгә дә алмаганнар. Бала китерергә дә ярамый икән ул хаста белән. Кул күтәрә торган гадәте беленгәч, әллә әти-әниең янына кайтып китәсеңме, дигән идем, үлсәм дә кайтмыйм, авылдашлар алдында оятын кая куйыйм, ди бичаракаем... Миннән гел күркә ите ала. Шуның файдасы бар икән ди хастасына...”
Берничә көн авылда кунак булып, Казаныма кайткач та, уемнан чыкмады Гөлсәрвәр апа.
(Дәвамы бар).
Шәмсия Җиһангирова, Казан.
Фото - ru.freepik.com
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев