Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Киләчәкне күздә тотып

Мөслимдәге “Киләчәк” паркында эш дәвам итә. Биредә оешма-предприятиеләр көче белән төзекләндерү һәм чистарту эшләре алып барыла. Паркка илтүче юлга асфальт түшәлде. 2 меңнән артык машинага исәпләнгән алты парковка эшләнде.

– Пандемия сәбәпле быел Мөслимдә федераль Сабантуй үткәрелмәде. Ул 2021 елга күчерелде. Коронавирус инфекциясенә бәйле вәзгыять үзгәрсә, быел республика көнен “Киләчәк” паркында үткәрергә исәплибез. Монда бөтен уңайлыклар да бар, – ди Мөслим авыл җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе Рунар Сәхбетдинов.
Сабантуй узачак мәйдан территориясендә зур һәм кече амфитеатр ясалды. Алар 7 мең кешене сыйдыра ала. Зур сәхнә дә эшләнеп бетте. Сабантуй мәйданында рулонлы газон җәю эше төгәлләнде. Бу эшне, җәйге ялда булуларына карамастан, оешма-предприятие хезмәтчәннәре башкарды. Газонга су махсус автоматлаштырылган газон системасы белән сибеләчәк. Мәйдан территориясенә унышар тонна сыйдырышлы су савытлары урнаштырылган. 
– Башкарылган эшләргә карап күңел сөенә. Күмәкләшеп эшләгәндә тау да күчерергә була. Уйлап карасаң, парк урыны элек урап чыга алмаслык чытырманлык иде бит. Халык су буен чүплеккә әйләндергән иде. Берничә ел элек “монда парк булачак” дисәләр, ышанмас идем. “Кояшлы Ык”ка керү урынында биредә башкарылган эшләр турында мәгълүмат язылган стенд урнаштырылды. Аңа карасаң, шаккатасың: су буеннан ничәмә-ничә машина чүп чыгарылган! Ә бүген парк территориясе әкият дөньясына тиң. Бу гүзәллекне бергәләп сакласак иде, – ди Эльза Фатыйхова.
“Киләчәк” паркында сәүдә нокталары эшләнеп бетү алдында. Ат чабышлары уздыру өчен ипподром эшләнде. Биредә 2 меңгә якын утыргыч бар. Кичләрен парк территориясен 2 меңгә якын яктырткыч бизәячәк. 
– Күптән Мөслимнән киткән кешеләр без. Мөслимдәге үзгәрешләр турында әни гел сөйләп тора. “Кайт әле, күр әле!” – ди. Быел, чит илгә чыгу мөмкинлеге булмагач, җәйге ялга балалар белән Мөслимгә кайткан идек, шаккаттык! Ярларын бөдрә таллар уратып алган Ык буен танырлык та түгел. Халык өчен уңайлы итеп әллә нинди формаларда ясалган утыргычларны, үзенчәлекле яктырткычларны күреп, кечкенә кызым: “Папа, а это мы в какой стране?” дип сорады. Оят булып китте. Матурлыкны, рәхәтлекне чит илләрдән эзләп йөрисе юк икән, – ди Ирек Фәттахов.
“Киләчәк” паркы чын мәгънәсендә киләчәкне күздә тотып эшләнә. Биредә туйлар, мәҗлесләр үткәрү мөмкинлеге дә булачак. Шул максатны күздә тотып ясалган ике зонада 400 кеше ял итә алачак. Паркта ашханә, туклану нокталарын ясау да төгәлләнү алдында.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев