Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Киләчәккә өмет баглап

Әмәкәй авыл җирлегендә чиста су белән тәэмин итү мәсьәләсе кискенләшә.  

Әмәкәй авыл җирлегендәге 2 авылда 160 хуҗалыкта 443 кеше исәпләнә. Шуларның 240ы – эш яшендәгеләр, 64е – 18 яшькә кадәр. Мәктәпкәчә яшьтә – 22 бала, укучылар – 42. 42 кеше читтә эшли, читтә эшләп, авылда яшәүчеләр – 35 кеше. Эшсезләр – 24 кеше.

Алдагы ел белән чагыштырганда шәхси хуҗалыкларда терлекләр саны арткан. Халыктан сөтне азнакайлылар бер литрын 23 сум 50 тиеннән сатып ала.

Быел мал-туар өчен субсидия бирүдә авырлыклар булган, чөнки документларны электрон рәвештә тутыру таләп ителгән.

Язга чыккач, урам юлларына зур зыян килгән. Ленин урамындагы күперне халык көче белән ремонтлаганнар, Киров урамындагысын “Мост” оешмасы төзекләндерәчәк.

217 кешенең пай җирләре “Август-Мөслим” агрофирмасында арендада. Агрофирма түләүне килешүдә каралганча бирергә ышандыра.

Җирлекне иң борчыган проблема – су белән тәэмин итү, су торбаларының иске булуы. Ярты елда торбалар 6 урыннан тишелеп чыккан.

– Ремонтны кыска арада башкара алдык. Бүген Ленин урамында бер урында ремонтлыйсы бар. Моны электр баганасын күчермичә эшләп булмый иде. Бу эш башкарылды, су линиясе шушы көннәрдә ремонтланачак, – диде авыл җирлеге башлыгы Илнара Шакирьянова.

Әлмәт авылы халкын да су белән тәэмин итү мәсьәләсе борчый. Суы да бар, СУПН да куелган, системасы да яхшы, ләкин суы кулланырлык түгел. Составында тимер нормадан ике тапкыр күбрәк.

– Коены икенче урыннан казу өчен үзара салым акчасы гына җитми. Әлмәт халкы исеменнән проблеманы уңай хәл итүдә ярдәм сорыйбыз, – диде җирлек башлыгы.

Халыкны тирес түгү өчен урын булмау да борчый.

Төп мәктәптә өч авылдан 27 бала укый. Мәктәпкәчә төркемдә 4 бала тәрбияләнә.

Җирлектә мәдәният йорты, клуб, китапханә, ике фельдшер эшли. “Рәмзи” мәчетендә зур ремонт узган. Манарасы тышланган, бүлмә стеналары эчләнгән, тарттырылган түшәм эшләнгән. Утлар куелган, тәрәзәләрнең эчке, тышкы яклары төрелгән, яңа котел урнаштырылган, машина кую урыны ясалган. Бу эшләр авыл халкы һәм сәдакадан кергән средстволарга башкарылган.

Үзара салым ике авылда да 700 сумнан җыелган.

– Төзелеш материалларына бәяләр арту сәбәпле зират коймасына материал  алмадык. Материал алып, стадионны коймаларга тиеш идек, бу эшләрне башкара алмадык, – диде Илнара Шакирьянова һәм башкарылган эшләрне санап чыкты, шулай ук алда торганнарына да тукталды. Стадионга электр сузасы, Әмәкәйдә – янгынга каршы гидрантлар, краннар һәм мәктәп янына задвижка, Әлмәттә ике урынга кран куясы һәм башка мөһим эшләр башкарасы бар.

Мөнирә Арсланова.

Айрат Фазылов фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев