"Киләчәккә билет" иншалар конкурсының сайлап алу туры нәтиҗәләре
23 сентябрьдән 13 октябрьгә кадәр 7-10 сыйныф укучылары арасында "Киләчәккә билет" исемле һөнәрләр турында республика иншалар конкурсының беренче сайлап алу туры узды. Район конкурсына 12 мәктәптән 24 язма килде.
Инша-хикәя, шигырь формасындагы эшләр арасында Күбәк урта мәктәбенең 10 сыйныф укучысы Аделина Әхмәдуллинага беренче урын бирелде. Икенче урында Вәрәшбаш төп мәктәбенең 7 сыйныф укучысы Луиза Нугаева һәм Тат. Бүләр урта мәткәбенең 10 сыйныф укучысы Нияз Шәймөхәммәтов. Өченче урында Баек төп мәктәбеннән Илья Горячев һәм Түбән Табын төп мәктәбеннән Алия Талибуллина (икесе дә 8 сыйныф укучылары).
Видеороликлар ясаучылар арасында беренчелек Вәрәшбаш мәктәбенең 9 сыйныф укучысы Артур Боронковта. Икечне урында Тат. Шуран төп мәктәбенең 7 сыйныф укучылары Нәфисә Дәүләтгәрәева һәм Анатолий Алчин.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев