Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Кичләрегез ничек үтә?

Элек бәйрәмнәрдә генә түгел, гадәти көннәрдә дә кунакка йөрешү, кич утырулар бар иде. Эштән соң ял вакыты, кичләребез күңелле мәшәкатьләргә бай булды. Хәзер райондашларыбыз кичләрен ничек үткәрә икән?

Фоат Садриев, 79 яшь:
– Кичләр күбесенчә матур әдәбият, классик әсәрләр укып уза. Язудан бушаган арада, яңа китаплар укырга тырышам. Әле шушы көннәрдә генә балалар шагыйре Мөҗәһит ике китап чыгарды, аларны иркенләп укып чыктым. Туган көнгә Ризаэтдин Фәхретдиннең повестьларын биргәннәр иде, аларны рәхәтләнеп укыдым. Көндез вак-төяк мәшәкать белән китап укырга вакыт булмый. Кич – уку, язу, яңалыклар белән танышу өчен иң кулай вакыт. Телевидение тапшыруларын сайлап кына карыйм. 
Эльвира Мансурова, 33 яшь:
– Һәр көннең һәр сәгате, руслар әйтмешли, “день сурка” кебек минем. Ләкин бу күңелле, көтеп алынган рәхәт мәшәкатьләр. Яшь балалы әниләрнең барысы өчен дә шулайдыр инде ул. Юам, үтүклим, пешерәм, җыештырам. Бәби йоклаганда үзем дә ял итеп алырга тырышам. Кичләрен, бала тирбәткәндә, бала тәрбияләү турында китаплар укырга яратам.
Галия Фәрхетдинова, 71 яшь:
– Кешене телевизор алдый бит хәзер. Матур концерт булса, аларны яратып карыйм. Телевизордан арынырга тырышып, китап укыйм, чигү чиккәлим. Коръән укый башладым. Өлкәннәр өчен китапханәдә төрле чаралар үткәрелә. Аларда бик теләп катнашам. Район мәдәният йортында узган смотр концертларыннан Тойгелде, Әмәкәй авыл җирлекләренең чыгышларын ел саен карыйм. Тик Мөслимдә нинди чара булганын үткәч кенә беләбез. “Их, белгән булсам, барган булыр идем!” – дип уйлыйсың. Халык арасында хак динебезнең киңрәк җәелүен телим. Дини чаралар мәчет һәм мәдрәсәләрдә генә түгел, ә кеше күбрәк җыела торган урыннарда үткәрелсен иде. 
Диләрә Хрисанова, 23 яшь:
– Көзге-кышкы айларда телефонда “утырам”. Чөнки Мөслимдә яшьләр күңел ачарлык чаралар, барыр урын юк. Музыка тыңлап, ял итеп утырырга кафелар да юк. Гамбургер, пиццаларга шәһәрдәге кебек тәүлекнең теләсә кайсы вакытында заказ биреп булмый. Кафелар 20.00дә бикләнә башлый. Сигездән соң беркая барып булмый дигән сүз. Эчпошыргыч, ялыктыргыч кичләрне интернет челтәрендә үткәрүдән башка чара юк. Җирлегебездә яшьләр өчен кичке клублар, күңел ачу урыннары, төнге кафелар да булдырылсын иде. 
Динар Нуретдинов, 21 яшь:
– Кичне, матур музыка тыңлап, машинада Мөслим урамнарында йөреп үткәрәм. Фастфуд алып ашыйм да, өйгә кайтып, баш-аягым белән интернеттагы уеннарга “чумам”. Бу гадәти кичләргә шулкадәр күнегелгән. Алар гел шулай дәвам итәр төсле. Мөслимдә яшьләргә барыр урын юк. “Кояшлы Ык” ял зонасы, спортзаллар гына җитми, танышу, аралашу өчен безгә башка күңел ачу чаралары да кирәк!
Рәзинә Вәлиева, 34 яшь:
– Айга бер булса да концертка барырга тырышам, эстрада җырчыларын да күрәсе килә бит. Бу арада рассада күчердем, үсентеләрне аерып утырттым. Интернетсыз да булмый: бөтен яңалык – шунда! Телевизордан төрле тапшырулар карыйм, газета укыйм. Баланың өй эшләрен әзерләтү дә – минем өстә.
Динара Сәлахова, 40 яшь:
– Кич, каядыр бару түгел, телевизор карарга да вакытым юк. Эштән соң кайтам. Кичке аш әзерләп, ашаганчы, җыештырганчы, 1-2 сәгать вакыт үтә. Китап укырга яратам, тик вакыт җитми. Вакытлы матбугат белән танышып барырга, ял көннәрендә туганнар, дуслар белән күрешергә тырышам.

 

Сораштыруны Лилия Шәймиева үткәрде.

Фото-Pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев