Кичә Казанның «Корстон» сәүдә-күңел ачу комплексында «Ел таланты-2024» республика премиясе җиңүчеләрен бүләкләү тантанасы узды
Премия ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы ярдәмендә Талантлар Университеты тарафыннан үткәрелә
Ул мәктәп укучыларына – фән, сәнгать һәм спорт өлкәсендә республика конкурс чаралары призерларына һәм җиңүчеләренә ярдәм итүгә юнәлдерелгән."Быел премиягә 300дән артык укучы, аларның остазлары һәм экспертлары ия булды. Җиңүчеләр арасында Мөслим гимназиясенең биология укытучысы Ләйсән Бариева, мәктәптән тыш эшләр үзәге җитәкчесе Аяз Бәдртдинов, Мөслим лицее укучылары Мәдинә Морзаханова, Алинә Шакирова, Зилә Әһлиева, Илзир Гәрәев, Илья Лошкарев, Камил Ситдыйков, Ринат Латыйпов бар.Ләйсән Фәхәметдин кызы һәм Аяз Камил улы "Талантлы балалар һәм яшьләрнең педагоглары һәм остазлары" номинациясендә, Мәдинә Морзаханова, Алинә Шакирова, Зилә Әһлиева "Республика олимпиадалары җиңүчеләре һәм призерлары" номинациясендә, Илзир Гәрәев, Илья Лошкарев, Камил Ситдыйков, Ринат Латыйпов "Техник бәйгеләрдә җиңүчеләр һәм призерлар" номинациясендә җиңүчеләр булдылар", - диелә район мәгариф идарәсеннән алынган хәбәрдә.
Фотолар - район мәгариф идарәсеннән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев