Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

КИБЕТ ПИЛМӘНЕНДӘ КУРКЫНЫЧ АВЫРУ ТАПКАННАР

Бу авыруны иярткән кешенең нерв системасына, җенес органнарына җитди зыян килә. 

Башкортстандагы белгечләр киң таралган супермаркетларның берсендә сатып алынган пилмәндә куркыныч йогышлы авыру барлыгын ачыклаганнар.

«Интерфакс» хәбәр иткәнчә, листерия дигән йогышлы авыру булган пилмән Казанда җитештерелгән.

Әлеге тикшерүне кибетнең үзен тикшерү вакытында башкарганнар. Йогышлы авыру булуы ачыклангач, продукцияне сатудан алганнар, аерым урынга куйганнар. 

Хәзерге вакытта йогышлы авыруның ярымфабрикат продуктка ничек эләгүне ачыклыйлар.

Листериоз — киң таралган табигый-учаклы йогышлы авыру. Аны кешеләр дә, хайваннар да йоктыра. Авыручы кешенең нерв системасына, җенес органнарына зыян килә. Табигатьтә листериоз белән кыргый җәнлекләр, кимерүчеләр һәм кошлар авырый.

Фото: pixabay.com

МАТЕРИАЛ: http://www.intertat.ru/hewef_heter/kibet-pilm-nend-kurkynych-avyru-tapkannar/.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев