Хәйриячелеккә урын һәрвакыт бар!
13 апрель – Иганәче һәм хәйрияче көне. Әлеге датаның максаты – хәйрия проектларын тәкъдим итү, гуманитар мәсьәләләрне чишү, тотрыклы үсешне тәэмин итү, җәмгыятьнең белемен күтәрү. Әлеге дата безнең эрага кадәр 70 елда яшәгән Рим аристократы Гай Цильний Меценатның туган көненә билгеләнгән. Ул мәдәният эшлеклеләренә ярдәм иткән.
Хәйриячелеккә бүген дә урын бар. “Бердәм Россия” партиясенең төбәк бүлеге һәм “Яшь гвардия”нең Татарстан бүлеге Донецк һәм Луганск халык республикаларыннан күченүчеләр өчен гуманитар ярдәм оештырды. Бу игелекле гамәлдән райондашларыбыз да читтә калмады. Мөслимдә гуманитар ярдәм штабы “Мизгел” яшьләр үзәгендә урнашкан.
– Битараф булмаган һәркем кулыннан килгән кадәр ярдәм күрсәтте. Кием-салым белән бергә акчалата да ярдәм итүчеләр булды. Беренче чиратта көндәлек кирәк-ярак – сабын, шампунь, теш щеткаларына ихтыяҗ зурдыр, дип уйлыйм, – ди “Мизгел” яшьләр үзәге җитәкчесе Зөлфия Фатыйхова.
Донецк һәм Луганск республикаларыннан Татарстанга күченеп килүчеләр арасында балаларның да шактый булуы билгеле. “Мизгел”дә оештырылган штабка балалар өчен китаплар, уенчыклар, рәсем ясау өчен кирәк-яраклар да алып килергә була.
– Мөмкинлеге булган һәркем ярдәм күрсәтә ала. Көнкүреш һәм гигиена кирәк-яраклары алып килергә мөмкин. Азык- төлекнең яраклылык вакыты – озак вакытлы, ә кием- салым яхшы хәлдә яки яңа булсын иде. Бер дәфтәр, буяу китабы яки бер каләм дә балалар өчен зур сөенеч булачак, – ди район Башкарма комитеты җитәкчесенең социаль-мәдәни мәсьәләләр буенча урынбасары Марина Бәдретдинова.
Райондашларыбыз башка гуманитар акцияләрдә дә актив катнаша. Марина Бәдретдинова хәбәр итүенчә, “Хәрбигә – бүләк” Россия хатын-кызлар берлеге акциясендә катнашып, “Татарстан хатын-кызлары” региональ иҗтимагый оешмасына караган җирлегебездәге оешмалар тәүлек эчендә 44 мең сум акча җыйган. Әлеге средстволарга азык-төлек, шәхси гигиена әйберләре алынып, Казанга җибәрелгән. Район ветераннар советы, әфганчылар, аларның җитәкчеләре Данил Госманов, “Ак калфак” Бөтендөнья татар хатын-кызлар иҗтимагый оешмасының Мөслим бүлеге акциядә аеруча активлык күрсәткән. Волонтерлар буларак, Мөслим районында клиентларны кабул итү хезмәте җитәкчесе Фәридә Ганиева, Мөслимдәге “Кояшкай” балалар бакчасы җитәкчесе Миләүшә Солтанова, үзәк китапханә, социаль яклау бүлеге, спорт мәктәбе хезмәткәрләре – Эльза Демидова, Альбина Васильева, Айгөл Бигимова, Рәмилә Гыйльметьянова, Алсу Шакирова, Динара Гыйләҗетдинова азык-төлекне сатып алып, тартмаларга тутырып, Казан хәрби комиссариатына озатуда үзләреннән зур өлеш керткән.
– Гуманитар ярдәм тартмаларына этикеткалар ябыштырып, авырлыгын билгеләп, эшне җиренә җиткереп башкару өчен кызлар вакыт белән исәпләшми хезмәт куйды, – ди Марина Бәдретдинова.
“Китаплар – Донбасска” акциясенә старт бирелүеннән дә хәбәрдардыр райондашларыбыз. Әлеге акция 2 апрельдә билгеләп үтелүче Халыкара балалар китабы көне алдыннан башланды. “Бердәм Россия” сәяси партиясенең иҗтимагый кабул итү бүлмәләре инициативасын безнең җирлектә дә күтәреп алдылар. Нәтиҗәдә район мәктәпләре һәм китапханәләр ярдәме белән төрле жанрдагы 500дән артык балалар китаплары тупланды.
– Акциянең максаты – Донбасс балаларына уку, рус телле мохиттә сәләтләрен үстерү мөмкинлеген тудыру. Райондашларыбыз китап җыю пунктларына яхшы хәлдә сакланган балалар әдәбияты, мәктәп дәреслекләре алып килде. Барлык китаплар да рус телендә, алар балаларга тапшырылыр, дип ышанабыз, – ди үзәк китапханә мөдире Айсылу Мадьярова.
Лилия Шәймиева.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев