Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Хәйриячелек – иреклеме?

Берләшкән Милләтләр Оешмасы тарафыннан гамәлгә кертелгән бу көн 2013 елдан билгеләп үтелә башлады. Аның максаты – җәмәгатьчелекнең һәм хәйриячелек оешмаларының, аерым кешеләрнең игътибарын хәерчелекне һәм кискен гуманитар кризисларны бетерүгә юнәлтү. 

Берләшкән Милләтләр Оешмасы тарафыннан гамәлгә кертелгән бу көн 2013 елдан билгеләп үтелә башлады. Аның максаты – җәмәгатьчелекнең һәм хәйриячелек оешмаларының, аерым кешеләрнең игътибарын хәерчелекне һәм кискен гуманитар кризисларны бетерүгә юнәлтү. 

Кызганычка каршы, хәерчелек икътисадый, социаль һәм мәдәни  яктан алга киткән илләрдә дә саклана. Җир йөзендә төрле бәхетсезлекләр дә булып тора. Хәйриячелек хәерчелекне бетерергә үк булышмаса да, аны киметергә, төрле авыр хәлләрдән чыгарга ярдәм итә.

Тарихи һәйкәлләрне, төрле корылмаларны торгызу, дәвалау, белем бирү учреждениеләренә ярдәм итү дә –  хәйриячелекнең бер төре. Халкыбызда да үзең тапкан малның бер өлешен мохтаҗларга өләшү кебек матур гадәт бар. Аны үзең илтеп, үз кулың белән тапшыру хуплана.

 

Наилә Сәлахова,

мәктәптән тыш эшләр үзәге хезмәткәре:

– Августта республикакүләм “Мәктәпкә әзерләнергә ярдәм ит” хәйрия акциясе үтте. Мәктәптән тыш эшләр үзәге хезмәткәрләре ятим, әти-әнисе эшсез яки инвалид, аз керемле, күп балалы гаиләләрдә тәрбияләнүче, социаль яктан куркыныч яшүсмерләр исемлеге төзеде. Оешма, учреждение җитәкчеләре, шәхси эшмәкәрләргә бу балаларга ярдәм кулы сузарга тәкъдим ителде. Чакыруга бик күп райондашларыбыз кушылды. “Агромастер” производство компаниясе генераль директоры Илгиз Исламов, исемлектәге туксан баладан унысын алып, иң беренчеләрдән булып ярдәм күрсәтте. Корбан бәйрәме алдыннан балалар һәм аларның әни-әбиләре оешмага чакырылып, чәй өстәле артында сыйландылар, күңелле гәп кордылар. Җаваплы җитәкчеләр цехлар буйлап экскурсия уздырдылар, компания эшчәнлеге белән таныштырдылар. Илгиз Зәкиҗан улы укучыларга кыйммәтле конверт һәм күчтәнәч пакеты таратты. Күңелләре тулган әни-апалар, җитәкче кабинетына кереп, кабат-кабат рәхмәтләрен җиткерделәр. Әмма араларында “шулай тиеш” дип караучылар, игелеккә исләре китмичә, рәхмәт әйтергә дә авырыксынган әти-әниләр булуы күңелдә юшкын калдырды. Үз чиратыбызда без дә хәйриячегә рәхмәтебезне юллыйбыз.

Алсу, кече эшмәкәр:

– Сүз дә юк, мохтаҗларга, кыен хәлдә калучыларга ярдәм итү бик кирәк. Мин дә үзем күреп-белгән ярдәмгә мохтаҗ кешеләргә битараф калмыйм, кулымнан килгән кадәр,булдыра алганча ярдәм итәм. Әмма бер нәрсәгә бик тә эчем поша. Бәйрәм, конкурс-мазар була калса, оештыручылар төрле бүләкләр яисә акчалата сорый башлыйлар. Әлбәттә, бирәбез. Әмма мондый мөрәҗәгатьләр ешаеп киткәч, бирәсе дә килми башлый. Чөнки минеке кебек кечкенә генә бизнес ул кадәр “ирекле салым”ны күтәрә алмый.

Алмаз:

– Авылда мал-туар асрап, бакча үстереп, эш белән тормыш алып барабыз. Боларның һәрберсеннән шәһәрдә яшәүче туган-тумачага, яхшы танышларыма, дусларга һәрвакыт өлеш чыгарам. Бу хәйриячелек була микән, белмим. Максатым да хәйриячелек кылу түгел. Ничек инде булганны бүлешмисең ди. Авыл кешесе шундый киң күңелле бит инде ул.   

 

P.S. Тарихи һәйкәлләрне торгызу дигәннән. Мөслим авылында үткән гасырлар татар архитектурасының гүзәл бизәге булырдай йорт – Бакча урамындагы Хафиз бай йорты бар иде. Кызганыч, ул сакланмады. Әмма аның күршесендәге кече бай йорты да шул чор үрнәге бит. Һичьюгы тышкы ягын төзекләндереп, саклап калып булыр иде.  

Сораштыруны Мөнирә Арсланова үткәрде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев