Хуҗасыз торган өйләрне баса башлаганнар
Ике райондашыбыз, лом белән каерып, Тукай урамындагы шәхси йортка үтеп кергән.
Хуҗасыз торган өйләрне баса башлаганнар. 5 март көнне беркайда да эшләмәүче ике райондашыбыз, лом белән каерып, Тукай урамындагы шәхси йортка үтеп кергән. Йортның мәрхүм Бөек Ватан сугышы ветераны Мансур Зиннуровныкы булуы да куркыта алмаган угрыларны. “Шактый гына зыян салып киткән ике каракның эзенә төшәргә уяу күршеләр ярдәм иткән. Кайнар эзләр буенча тоткарланган әлеге райондашларыбыз күптән инде җиңел акчалар артыннан куып яши. Бүгенге көндә тикшерү эше бара. Хуҗасыз йорт, каралты-кура – караклар өчен табыш чыганагы. Кая булса да китәсез икән, йортыгызга күз-колак булып калырлык кеше булсын!” – ди район эчке эшләр бүлегенең уголовный розыск бүлеге җитәкчесе Булат Җамалиев.
Фото - Pixabay.com
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев