Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

ХУҖАБИКӘЛӘР – СЕЗНЕҢ ӨЧЕН

Җир җиләге яки карлыган кайнатмасы белән хәзер беркемне дә гаҗәпләндереп булмый. Ә уңган хуҗабикәләр һәрчак якыннарын һәм кунакларын ниндидер ят ризыклар белән сөендерергә ярата. Җиләк-җимешләрнең өлгергән чорында гадәти булмаган кайнатма рецептларын тәкъдим итәбез.

Слива һәм банан кайнатмасы 
Кирәкле кушылмалар: 
- 600 гр. төше алынган слива; 
- 1 ст. шикәр комы; 
- 1 ст. су; 
- 2 банан; 
- 2 аш кашыгы какао; 
- 60 гр. әстерхан чикләвеге. 
Эш тәртибе: төше алынган сливаларны 1 стакан шикәр комы, 1 стакан су белән сливалар тәмам йомшап беткәнче кайнатырга. Бананны чәнечке белән йомшартып, какао белән бутарга. Сливаларны суытып, бананлы пюре белән бутарга, әстерхан чикләвеге өстәп, блендерда йомшартырга. Искиткеч тәмле бу кайнатманы үзен генә ашарга да, тәм-том әзерләгәндә эчлек итеп кулланырга да була. 
Шоколадлы 
чия кайнатмасы 
Кирәкле кушылмалар: 
- 1 кг чия; 
- 500 гр. шикәр комы; 
- 1 аш кашыгы какао; 
- 100 гр. шоколад; 
- лимон кислотасы. 
Эш тәртибе: 1 кг чиянең төшен алып блендерда туратырга. Өстенә 500 г шикәр комы салып, согы чыкканчы тотарга. Аннан соң газ өстенә куеп кайнатып чыгарырга, 1 аш кашыгы какао, 1 аш кашыгы лимон кислотасы кушып тагын 20 минут кайнатырга. 100 гр вакланган ачы шоколад өстәп эретергә. Әзер кайнатманы банкаларга тутырып, кышка сакларга куярга. Аны бигрәк тә балалар яратып ашый. 

Фото-Pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев