Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Хуҗабикәләр колагына

Әгәр яңа гына пешкән пирог табага ябышса, табаны юеш чүпрәк өстенә куеп торырга кирәк. Бераз вакыт үткәч, уп җиңел алыныр.

Иске бәрәңгене пешергәндә, суга 1 чәй калагы аш серкәсе, яки 2-3 сарымсак тырнагы һәм лавр яфрагы салсаң, ул тәмлерәк булып пешәр.

Аш-су әзерләгәндә (кишер кырганда, чөгендер чистартканда) куллар төрле төскә керә. Аларны чистарту өчен, алма кабыгы белән ышкырга кирәк.

Бәрәңгене бик нык кызган табага гына салалар һәм пешеп җитәр алдыннан гына аңа тоз сибәләр. Шулай ук бәрәңгегә алдан бераз он сипсәң, ул кызарып пешәр һәм кетердәп торыр.

Әгәр пирог кызарып пешсен дисәгез, пешәргә 5-7 минут кала, өстенә йомырка сарысы сөртегез. Духовкага тыгар алдыннан пирогка куе баллы чәй сөртсәң дә, нәтиҗәсе шундый булыр.

 

Аш-су бүлмәсендә берәр нәрсә көйсә, шунда ук бүлмәгә исе тарала. Аннан котылу өчен бүлмәдә биек урынга юеш поролон кисәге элеп куярга кирәк.

Аш-су бүлмәсендәге клеенка тиз ямьсезләнмәсен өчен, аны аш серкәсе һәм сөт катнашмасы белән сөртеп торырга кирәк.

Фото-Pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев