Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Хуҗабикәләр колагына

Тозлы кәбестә суындагы кислота май, күгәрек, ямьсез тапларны бик тиз һәм әйбәт чистарта.

Тозлы кәбестә суындагы кислота май, күгәрек, ямьсез тапларны бик тиз һәм әйбәт чистарта. Бакыр әйберләрне катык һәм ачыган сөт белән юсаң, ялтырап китәр. Күн әйберләрдәге тапны җылы сөт белән бетерергә була.
Суганны урталай ярып, шуның белән нык итеп ышкып – тукымадагы күгәрек эзен, савыт-сабадагы, хәтта май белән язылган картинадагы чебен һәм таракан эзләрен чистартырга мөмкин. Химиклар раславынча, суган согында аллилпропилсульфид бар һәм шуңа күрә алтын һәм алтынга манып эшләнгән бизәнү әйберләрен дә суган согы белән ялтыратырга мөмкин. Күгәргән пычакны зур суган белән чистарталар.
Элек-электән карга миләше согы белән киемнәрдәге машина маен, ә механизаторлар юып-юып та агарта алмаган кулларын изелгән миләш белән чистартканнар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев