Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Хуҗабикәгә киңәшләр. Лимонның файдасы

Лимон хуҗабикәләргә микродулкынлы мичне, суыткычны, сантехниканы чистартканда, тапларны бетергәндә ярдәмгә килә. 

Микродулкынлы мич пычранса 
Моның өчен, лимон кисәген сулы тирән савытка салып, микродулкынлы мичкә куярга кирәк. 5-7 минутка иң көчле режимга көйләргә. Суы беткәч, мичнең эчен чүпрәк белән сөртеп аласы. Ул ялтырап торачак. 
Тырнакларны ныгытабыз 
Икегә бер исәбеннән лимон суы һәм җылы су алып, тырнакларны ныгыта торган “ванна” ясыйбыз. Әлеге суда тырнакларны ун минут тотарга кирәк. 
Чәйнеккә юшкын утырса 
Лимон кислотасы белән юшкынны бетерү иң җиңел ысуллардан санала. Моның өчен дүрт аш кашыгы лимон кислотасын бер литр суга салабыз. Әгәр кислота юк икән, ярты лимон кулланырга була. Суны кайнаткач, суынганын көтегез. Аннары чәйнекнең эчен юып алыгыз да, чиста су салып, янәдән кайнатып түгегез. 
Тәмле ис килеп торыр 
Лимон кабыгын кайнатабыз. Кайнатманы сөзеп, әлеге су белән суыткычны юабыз. Суыткычтан тәмле ис килеп торыр. Лимон кисәкләрен суыткычка да куярга була. 
Җиләк-җимешне саклый 
Кисеп куйган җиләк-җимешләр каралмасын дисәгез, аларның өстенә лимон согы сибегез. 
Киемең тапланса 
Тапка лимон согы һәм чәй содасы сибәбез. 10 минутка калдырабыз. Аннан кәгазь салфетка белән сөртеп алабыз һәм кер юу машинасында юабыз. Лимон согы ярдәмендә чөгендер, помидор тапларын бетерергә була. 
Куна тактасын да чистарта 
Агач куна тактасы тиз пычрана һәм исләнә. Начар исне бетерү өчен ярты лимон белән тактаны ышкыйбыз һәм 15 минутка калдырабыз. Аннан юып алабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев