Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Хәтердә ул мәңгегә

Ил азатлыгы өчен көрәшкән Мөҗип Ганиев турында хатирәләр онытылмый.

Һәр гаилә Бөек Ватан сугышында катнашкан әби-бабайлары, туганнары белән горурлана, аларны истә тота. Вакыт үткән саен көннән-көн ерагайган фаҗигале көннәрнең ачылмаган серләрен фронтовиклар һәм тыл ветераннары якты дөньядан үзләре белән алып китә. Якташыбыз Мөҗип Гани улы Ганиевнең гыйбрәтле язмышы белән бәйле истәлекләр дә бик аз сакланган. Аның улы Риф Ганиев шулар белән уртаклашты. 
Мөҗип Ганиев 1903 елда Мөслимдә туа. Бөек Ватан сугышы башланганда аңа 38 яшь була. 1941нче елның 1 августында “Путиловец” колхозында бригадир булып эшләгән ир-егетне Мөслим комиссариаты хәрби хезмәткә чакыра. Мөҗип Ганиев, корал алып, туган илебезне фашист илбасарларыннан сакларга китә. Хатыны Сәхипҗамал өч баласын – Рәис, Мөдәрис, Ринатны кочаклап кала. 
1941 елның августыннан 1942 елның июленә кадәр Мөҗип Ганиев 39нчы механикалаштырылган укчы полк составында була. Бер бәрелеш вакытында снаряд шартлап, ул авыр яралана. 1942 елның июленнән октябренә кадәр госпитальдә ята һәм аннан соң хәрби хезмәттән азат ителә. Шуннан соң Мөслимгә кайтып, “Путиловец” колхозында бригадир булып эшли. 
Мөслим райкомы күрсәтмәсе буенча хәрби комиссар А. Афанасьев Мөҗип абыйга “бронь” тәкъдим итә, тик бер шарт белән – ул “Путиловец” колхозының рәисе булырга тиеш. Әмма Мөҗип абый ризалык бирми. Бу – үзе зур батырлык. “Бронь” бирәбез диюләренә карамастан, ул үз теләге белән кабат фронтка китә. 
М. Ганиев 1942 елның декабреннән 1944 елның августына кадәр 121нче аерым юл батальонында сапер булып хезмәт итә. 1943 елда улы Риф туа. 1944 елның августында Латвиядә Мөҗип абый каты яралана, дәвалану өчен 2856нчы госпитальгә җибәрелә. 1944нче елның 2 сентябрендә аны Мәскәүнең 414нче заводына төзүче итеп җибәрәләр һәм ул 1946 елның июнь аена кадәр шәһәрне торгызуда эшли. Бары тик шуннан соң гына туган якларына әйләнеп кайта. Мөҗип Ганиев 1945 елның июнендә “Фидакарь хезмәте өчен” медале белән бүләкләнә. 1946 елдан 1958 елга кадәр ферма мөдире булып эшли. Тормыш иптәше Сәхипҗамал белән алар сигез бала үстерәләр. Мөҗип Гани улы Ганиев 1968 елда 65 яшендә вафат була. 
– Ферма мөдире булып эшләгәндә (50нче еллар) әти өстеннән кемдер шикаять язган һәм аны “тройка”га чакырганнар. “Тройка” составында районның хәрби комиссары А. Афанасьев та була. Шикаятьне тикшергәндә ул, “бронь” белән бәйле вакыйганы искә төшереп: “Бу кеше андый начар эшкә бара торган түгел”, – ди. Әтине кайтарып җибәрәләр, – ди Риф абый. 
... Ганиевләрнең балалары да илебезнең лаеклы гражданнары. Риф Мөҗип улы – физика-математика фәннәре кандидаты, күп еллар Алабуга педагогия институтында (университетында) эшли, башта алгебра һәм геометрия кафедрасының мөдире була, 1990-2004 елларда – физика-математика факультеты деканы. Ул – егермедән артык фәнни хезмәт авторы, аларның кайберләре Мәскәүдә дә басылып чыга. Ә Мөдәрис Ганиев – Татарстан Республикасының атказанган авыл хуҗалыгы механизаторы. 1954-1958 елларда Рәис абый урып-җыю күрсәткечләрен яхшы сыйфат белән, арттырып үтәгәне өчен Бөтенсоюз халык казанышлары күргәзмәсендә катнаша (ул бу елларда “Путиловец” колхозында тракторчы булып эшләгән). Ринат Ганиев Киров исемендәге колхоз рәисе Социалистик Хезмәт герое Лотфулла Мусинны йөртә, күп еллар почта бүлегендә, ПМК “Мелиорация” оешмасында механик була. Расих Ганиев Мөслим районының берничә хуҗалыгында һәм авыл хуҗалыгы идарәсендә баш инженер булып эшли. Озак еллар районның “Сельхозтехника” берләшмәсендә баш инженер була һәм районны газлаштыруга зур өлеш кертә. Рафис хезмәт юлының күп өлешен һөнәри училищеларда мастер һәм өлкән мастер булып эшләп үткәрә. Ганиевләрнең кызлары Роза хезмәт юлының башлангыч елларында балаларга белем бирә, соңыннан Яр Чаллыда статистика идарәсендә эшли. Римма гомер буе Мөслимдәге үзәк даруханәдә эшли. Ул бүген әти-әнисенең төп йортында яши. 
Мөҗип аганың балалары әтиләрен сагынып искә алалар, аны үзләренең кыз һәм улларына, оныкларына батырлык үрнәге итеп куялар. Мөҗип Ганиевнең балалары кебек, һәркем сугышта катнашкан әтисе, бабасы, туганнары турында хатирәләрне кадерләп сакласа, Бөек Җиңүнең чын геройлары беркайчан да онытылмас. 
Гөлнур Ризванова. 
Алабуга.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев