Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Хәтер – мәңгелек!

17 июль көнне Бүләк авылында Мемориаль хәтер стенасын ачу тантанасы булды.

Үрәзмәт авыл җирлегенә керүче кечкенә генә Бүләк авылы Бөек Ватан сугышына 212 улын озата. Туган якларына аларның 100е генә әйләнеп кайта. Бөек Ватан сугышында башларын салган каһарманнар истәлегенә Бүләктә стела төзелде. Бу вакыйганы авылның олысы-кечесе сөенеп кабул итте.

– Бүләк авылы халкы Мемориаль хәтер стенасын ачуны бик озак көтте. Бу эшнең башында Бүләк авылы кызы Рәйсә Ямаева тора. Ул, ватсапта авылдашлар төркемен булдырып, шунда халык белән хәбәрләшеп, киңәшләшеп торды, акчаны барлап, кирәк әйберләрне юнәтте. Стела төзү буенча бөтен чыгымнарны авыл халкы күтәрде. Бөек Ватан сугышында катнашучыларның исемнәре мәңгелек хәтер булып калыр, – ди Үрәзмәт авыл җирлеге башлыгы Әлфир Закирҗанов.

Хәтер тактасын ачу тантанасы азан тавышы белән башланды. Яр Чаллы шәһәрендә яшәүче теш табибы Халит Сабировның (ул дин дәресләре дә бирә) моңлы тавышыннан һәркемнең күзләренә яшь тулды. Бәйрәмне район иҗтимагый совет рәисе Рушат Солтанов ачты.

– Әлеге стела өстән кушканга яки кемнеңдер боерыгы белән барлыкка килмәде. Әлеге хәтер тактасы халыкның күңеленнән ургылып чыкты, авыл халкының изге теләге белән барлыкка килде, – диде ул үз чыгышында. – Бүген һәркемнең йөрәгендә – зур шатлык. Бу – яу кырларында һәлак булган ата-бабаларыбыз рухының туган җиребезгә кайтуына бәйле туган хис, бабаларыбызның исемен мәңгеләштерүгә шатланабыз. Шатлыгыбыз дәвамлы булсын! Ил-көннәребез – тыныч, күкләр аяз булып, киләчәктә дә бердәм, тату булып яшәргә язсын!

Тантанага 200дән артык кеше килгән иде. 36 кешелек Бүләк авылында бу көнне, әйтерсең лә, җиңү парады узды. Хәтер-хатирәләре белән уртаклашучылар, ата-бабаларын искә төшереп, истәлекләрен барлаучылар күп булды.

– Бу дивар авылдашларыбыз рухына дога булып барып ирешсен иде. Бүләк авылының бу кадәр кешене бик күп еллар күргәне юк иде. Татарстанның төрле шәһәрләренә чәчелгән авылдашларыбызны 2021нче елның 17 июле кабат берләштерде. Авыл бәйрәме дә бу, истәлекле чара да. Мондый зур масштабтагы чаралар безнең авыл өчен – сирәк күренеш, – ди Бүләк авылында яшәүче Рәҗибә Шәйгарданова.

Тантаналы чарада күрше район һәм шәһәрләрдән әфганчылар, локаль сугыш ветераннары да катнашты. Алар өчен хәтер тактасы ачылу ул – сугышчан дуслары истәлегенә мәдхия.

– Авыл халкы өчен мондый хәтер тактасы кирәк! Арабыздан киткәннәр, вакытсыз гомере өзелгән сугышчан дусларыбызның исемнәре беркайчан да онытылырга тиеш түгел, – ди Иске Карамалы авылыннан килгән әфган сугышы ветераны Илдар Гәрәев. – Бүләк авылында әфган сугышында вафат булган Илмир Шәйхелмәрдановның әнисе Фәндия апа гомер кичерә. Без чарадан соң, матур традиция буларак, Фәндия апа янына бардык. Бергә җыелып сөйләшеп утыру, истәлекләрне барлау күңелләрдә озак сакланыр.

Советлар берлеге каһарманы Илдар Маннанов рухы өчен дә истәлекле хәтер тактасы. Ул да – шушы авыл егете! Хәтер стенасын төзүдә ярдәм күрсәткән бертөркем бүләклеләргә Үрәзмәт авыл җирлеге башлыгының Мактау грамоталары тапшырылды.

Мемориаль хәтер стенасын төзүдә Рәшит Мөхтәсимов саллы өлеш керткән. Хәтер стенасын төзүдә спонсорлык ярдәме күрсәткән, төзелеш эшләрен оештырган Рәшит абыйга авылдашлары рәхмәт белдерделәр. Хәтер тактасындагы исемлекне ачыклау, төгәлләштерү буенча Фәрсия Мирхәйдәрова зур хезмәт башкарган.

– Яу кырыннан кайтмаган авылдашларның исемнәре мәңгеләштерелде, Аллага шөкер! Сөенечебезнең чиге юк. Хәтер тактасын ачуда Әнисә һәм Булат Кашаповлар спонсорлык ярдәме күрсәтте. Тантананы алып барган Гамил Җәмилов ихласлыгы, гадилеге белән сокландырды. Чәй табыны әзерләгән Римма Нәҗмиева, Гөлчәчәк Гобәйдуллинага, гомумән, Бүләк кызларына рәхмәт! – ди Фәрсия Мирхәйдәрова.

Лилия Шәймиева.

Автор фотосы.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев