Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Хәрәкәттә – бәрәкәт дип белми әйтмиләр

Сөләйман хәзрәт мәктәпне тәмамлаганнан соң Лубьян урман хуҗалыгы техникумында укый. Бүгенге көндә Казанда Мөхәммәдия мәдрәсендә белем ала. Шигырьләр, җырлар иҗат итә, көйләр яза. Җырлар, мөнәҗәтләр башкара.

Спортка мөкиббән дип булмый аны. Ләкин күпчелек спорт төрен үз итә: йөгерә, чаңгыда йөри, җәен велосипедта элдерә, йөзәргә дә ярата. Иске Карамалы авылы имам-хатыйбы Сөләйман хәзрәт Хафизов турында сүзем.

Матбугат үзәгенә июльнең иң кызу көннәренең берсендә янып-пешеп килеп керде ул. Авылдан ук велосипедта килгән икән. 27 км араны бер сәгатьтә үткән. 

– Хәрәкәттә – бәрәкәт, дип белми әйтмиләр. Элегрәк машинам бар иде, аны саттым. Шуннан бирле гел җәяү йөрим. Баштарак машиналы егетләр эндәшә иде. Хәзер бар да белә утырмаячагымны. Шуңа туктап та тормыйлар. Мәчеткә дә кышын – чаңгыда, җәен җәяү йөрим. Савабы да күбрәк, кеше дә күрәсең, аралашасың, сәламәтлеккә дә файдасы зур, – ди Сөләйман хәзрәт. 
Дүрт ел элек Мөслимнән “FORWARD” маркалы велосипед сатып алган да туп-туры Иске Карамалыга шуның белән кайтып та киткән. Гөмбәгә җәяү йөри. Бер чыгып киткәч 15-20шәр км йөреп кайта икән. 25 ел инде авылның Сабантуй паркына кышларын чаңгы эзе сала Сөләйман хәзрәт. Ләкин, ни кызганыч, авылдашларын чакырып-чакырып караса да, чаңгыга басучылар юк ди. 
– Дөньяви ләззәт-ләрдән арына алмый халык. Көннәр буе телевизордан мәгънәсез тапшырулар, шоу һәм концертлар карап вакытын үткәрә. Телефонга багынып утыра. Кеше Аллаһы Тәгалә биргән ике нигъмәтнең – сәламәтлек һәм буш вакытның кадерен белми. Мисал өчен намаз укырга нибары 5-10 минут җитә. “Вакытым юк, пенсиягә чыккач укырмын әле”, – ди күпләр. Ярый ла пенсия яшенә барып җитә алса. Намаз укыганда кешедәге 360 буынның барысы да хәрәкәткә килә. Йога белән шөгыльләнүче бер мастер организмга йогага караганда намазның файдасы зур булуын исбатлаган. Намаз өстәвенә рухи ныклык та бирә, иманны да арттыра бит әле. 

Әлфинур 
Номанова. 
Автор фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев