Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Хәрби хезмәткә язгы чакыру төгәлләнде

Мөслим районы буенча ил чикләрен сакларга 30 егет озатырга тиеш булсак, бу юлы хезмәткә 37 егет китте.

Хәрби хезмәткә язгы чакыру кампаниясе төгәлләнде. Ул 1 апрельдән 15 июльгә кадәр дәвам итте. Мөслим районы буенча ил чикләрен сакларга 30 егет озатырга тиеш булсак, бу юлы хезмәткә 37 егет китте. Район хәрби хезмәткә чакыру комиссиясе рәисе урынбасары Илшат Яббаров: “Егетләр армиягә теләп китәләр һәм ныклы әзерлек белән киләләр,” – дип билгеләп үтте. Режимлы частьләргә дә бар яклап та туры килүче егетләр озатылган, ниндидер сәбәпләр яисә туры килмәүче сыйфатлар белән кире кайтарылганнар булмады. Контракт буенча хезмәткә алыну 75 процентка үтәлгән. Мөслим егетләре бу чакырылышта Ерак Көнчыгышта, Омск, Чита, Мәскәү өлкәләрендә хезмәт итәчәкләр. Бу чакырылышта Иске Карамалы авыл җирлеге иң күп призывник озатучы авыл җирлеге булган – 8 егет ил чикләрен сакларга киткән.

Фото – "Мөслим-информ" архивыннан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев