Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Хокукларыбызны беләбезме?

Ел саен 15 мартта Бөтендөнья кулланучылар хокукларын яклау көне билгеләп үтелә. Россиядә бу көн моннан 24 ел элек “Кулланучы хокукларын яклау турында”гы закон кабул ителгәннән соң билгеләнә башлый. Быел ул “Цифрлы дөнья: ышанычлы смарт-җиһазлар” шигаре астында уза.

Кулланучыларның хокукларын яклау буенча бүген җирлегебездә ниләр эшләнә, бу өлкәдә нинди яңалыклар бар? ТР дәүләт алкоголь инспекциясе Түбән Кама территориаль бүлегенең Мөслимдәге вәкиле Елизавета Низамова белән әңгәмәбез шул хакта.

– Елизавета Олеговна, халыкка намуссыз хезмәт тәкъдим итүчеләр белән очрашканда нишләргә, кая мөрәҗәгать итәргә кирәк?
– Бу очракта кулланучы иң элек “Шикаятьләр кенәгәсе”нә үзенең шикаятен язарга тиеш. Аннары ТР дәүләт алкоголь инспекциясе Түбән Кама территориаль бүлегенең Мөслимдәге бүлекчәсенә мөрәҗәгать итәргә кирәк. Без – бүлек хезмәткәрләре, әлеге хезмәт күрсәтүчеләр янына барып, алар белән профилактик чаралар үткәрәбез һәм кулланучының хокукы бозылганда тиешле чаралар күрәбез. Шуны да әйтәсе килә: без халыкка хезмәт күрсәтүче оешмалар, шәхси эшмәкәрләр, кибетләр вәкилләре белән даими очрашып, аларга кулланучыларның хокукларын яклау буенча аңлату эшләре алып барабыз, яңа кануннар һәм гамәлдәге законга кергән үзгәрешләр белән таныштырабыз.  
– Касса чегы югалган очракта товарны кире кайтарып буламы?
– Касса чегы югалган очракта “Кулланучыларның хокукларын яклау турында”гы РФ канунының 18, 25 маддәләре буенча кулланучы товарны кире кайтара ала. Товарны кире кайтару 14 көн эчендә башкарылырга һәм ул товар алгандагы халәтендә, кулланылмаган булырга тиеш. Бу кагыйдәләр сыйфатлы булган товарларга гына кагыла. Моннан тыш кулланучы, төзелгән сату-алу килешүен раслау өчен, шаһитлар күрсәтмәләренә дә таяна ала. Безнең күп кенә кулланучылар товарны алган урында ук бирканы ертып ташлыйлар, болай эшләргә ярамый. Товар сатып алганда нинди дә булса накладной яки квитанция алырга онытмаска кирәк. Әмма шунысы бар: кешенең сәламәтлегенә зыян китерә торган җиһазлар (бу урында электр җиһазлары дип аңларга кирәк), ювелир эшләнмәләр кире кайтарылмый.
– Сыйфатсыз яисә куллану вакыты чыккан продукция алганда аны ничек кире тапшырырга?
– 2017 елдан башлап, мондый очраклар кулланучы һәм сатучы арасында хәл ителә башлады. Һәм күпчелек очракта сатучылар мондый мөрәҗәгатьләрне кире какмыйлар. Һәр очракта да кибет хуҗалары бу проблеманы урында хәл итә. Кулланучыларга шуны җиткерәсе килә: товарның сыйфатсыз икәнен өйгә кайткач кына күргән очракта да аны кире кибеткә илтергә иренмәгез.
– Бүген күпләр интернет аша да төрле товарлар кайтарта. Әгәр дә ул товардан баш тартырга уйласаң, нишләргә?
– Бу товардан баш тартырга мөмкин, әмма бу мәсьәлә җиде көн эчендә хәл ителергә тиеш. Шунысын әйтеп үтәргә кирәк: кулланучы белән тәкъдим итүче арасында төзелгән шартнамәдә товарны кире кайтару вакыты билгеләнмәгән булса, бу эш өч ай дәвамында башкарылачак.
– Елизавета Олеговна, райондашларыбыздан кулланучылар хокукларын яклау турындагы канунның бозылуы белән бәйле хәбәрләр еш керәме һәм нигездә нинди мөрәҗәгатьләр кабул ителә?
– Андый мөрәҗәгатьләр кереп тора. Күпчелек очракта райондашларыбыз кесә телефоннары сатып алганда туган проблемалар белән мөрәҗәгать итә. Шул ук вакытта без кулланучы белән сатучы арасында килеп туган аңлашылмаучанлык буенча язмача дәгъва тутыру һәм рәсми рәвештә мөрәҗәгать итү өчен кирәкле документларны әзерләргә ярдәм итәбез. Безнең бүлек – Мөслимдәге Пушкин урамы 91 йортта урнашкан күпфункцияле үзәктә. Эш сәгатьләре – 8.00 сәгатьтән 17.00 сәгатькә кадәр, җомга көнне 8.00дән 15.45 сәгатькә кадәр эшлибез. Һәр айның икенче һәм дүртенче атнасының сишәмбе көнендә 14.00 сәгатьтән 16.00 сәгатькә кадәр дә гражданнарны кабул итәбез.
Әңгәмәдәш – Фәридә Гайнетдинова.
Фото – “Мөслим-информ” архивыннан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев