Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Хоккейчылар булдыра!

14 март көнне Әлмәтнең «Спутник» Боз сараенда яшәү урыны буенча булдырылган яшүсмерләр клублары арасында «Нефть һәм тормыш» корпоратив журналы призына ТР көньяк-көнчыгышында массакүләм хоккей ярышларының соңгы матчлары узды.

Быел алар 14 нче тапкыр үткәрелде. Һәм, һәрвакыттагыча, спортчылар саны белән аерылып торды – стартка 51 команда чыкты, ә уеннарда 2006-2007 елгы 700дән артык яшь хоккейчы җәлеп ителде.
Финал ярышыннан соң турнирны ябу тантанасы булды. Яшь хоккейчыларны «Нефтяник» АХК башкарма директоры Рөстәм Гатин һәм «Татнефть» җәмгыятенең спорт буенча инженеры Дамир Гәрәйшин сәламләде һәм лаеклы бүләкләрен тапшырды. Беренче урынны "Метеор"(Әлмәт шәһәре) яулады. Икенче урында - "Юность"(Мөслим р-ны), өченче урында - "Бөркет" (Түбән Кама шәһәре).
Һәрвакыттагыча, истәлекле призлар белән иң яхшы хоккейчылар бүләкләнде. Алар:
капкачы Солтан Гыйльфанов ("Бөркет", Түбән Кама), сакчы Вадим Вильданов ("Девон", Карабаш бистәсе), һөҗүмче Павел Ермолаев ("Метеор", Әлмәт шәһәре).
Ә иң нәтиҗәлесе булып Мөслим районының «Юность» командасыннан Рөстәм Гәрәйханов танылды. Рөстәмнең тренеры - Раил Шакирянов.
"Мондый ярышларда катнашу-яшь хоккейчылар өчен беренче җитди сынау, бер-ике елдан соң алар «Татнефть»ГАҖ Кубогына массакүләм хоккей буенча төп төбәк турнирында уйнарга тиеш булачак", - ди Раил Шакирянов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев