Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Ходайдан бирелгән талант

Лилия Шәймиева – тәҗрибә туплаган талантлы журналист. Уналты ел гомерен яраткан хезмәтенә багышлаган. Матбугат үзәгендә төп йөкне тартучыларның берсе. Күп яза, кешеләр белән күп аралаша. Районда үткәрелгән һәр чараның үзәгендә кайный Лилия. “Максатым – укучыларыма кызыклы, кирәкле, файдалы, актуаль һәм дөрес мәгълүмат бирү”, – ди Лилия.

Үз максатына ирешү өчен ул бөтен көчен куя. Күп укый, материалларны анализлый, кешеләр белән матур итеп аралаша белә. Эшләү дәверендә Лилиянең авыл уңганнары, хезмәт батырлары, төрле һөнәр ияләре, яшьләр һәм өлкәннәр турында тирән эчтәлекле, мавыктыргыч бик күп язмалары дөнья күрде. Ул язган мәкалә һәм очеркларны кызыксынып укыйсың. Чөнки алардан һәрвакыт яктылык, җылылык бөркелә, геройларының матур ягын күрсәтә белә. Кыскасы, кешеләр күңелендә өмет һәм ышаныч уята Лилия. Райондашларыбыз аны эчкерсез булганы өчен ярата.
Кечкенәдән үк һөнәрен яратып, шуңа омтылып яшәгән ул. “Күңелемә беренче орлыкларны ТРның атказанган укытучысы Мөҗәһит Әхмәтҗанов салды, шигырь язу серләренә төшендерде. 10-11 классларда ТРның атказанган укытучысы Фирая Йосыпова татар әдәбиятының классик язучылары белән таныштырды, “әдәбият” дигән сихри дөньяга алып керде”, – дип искә ала Лилия. Телгә-әдәбиятка булган мәхәббәт аны Казан дәүләт университетына алып килә. 2003 елда ул журналистика бүлеген тәмамлый. Лилия җирле телевидение һәм радиода алып баручы һөнәрен дә үзләштерде. Мөслимебездә булган вакыйгалар, яңалыклар, ирешелгән уңышларыбыз турында саф татар телендә мөлаем, йөрәккә ятышлы тавышы белән сөйли Лилиябез.
Лилия шигърияткә гашыйк, үзе дә шигырьләр яза. 2009 елда аның “Оныта алмыйм сине” дип исемләнгән беренче шигырьләр җыентыгы басылып чыкты, 2018 елда дөнья күргән җыентыгы “Учымда – синең җылың” дип атала. Аның шигырьләре мәхәббәткә мәдхия, әнкәйләрне олылау, туган җиребездән, яшәешебездән матурлык эзләү хисләре белән өртелгән.
ТРның халык язучысы якташыбыз Фоат Садриев Лилиянең иҗаты турында болай дип яза: “Иҗатта үз-үзеңне аямыйча эшләсәң генә уңышка ирешеп була. Лилия моның шулай икәнен эше белән дәлилләде. Аның күзе үткен, һәр язмасына тормышның җылы күренешләрен, кызыклы детальләрен кертә. Җитди проблемалардан да курыкмый”. Лилия Шәймиева төрле иҗади конкурсларда да бик теләп катнаша. Әле күптән түгел генә Әгерҗе районында үткәрелгән “Ел хатын-кызы. Ел ир-аты: хатын-кыз карашы” республика бәйгесенең зона турында катнашып, диплом белән бүләкләнде.
Чибәр, кояштай балкып торган Лилиябез иҗаты белән кешеләргә шатлык өләшә. Үзенең дә сандугач оясыдай матур гаиләсе бар. Янәшәсендә яраткан тормыш иптәше һәм берсеннән-берсе сөйкемле өч сабые үсеп килә. Каләмең тутыкмасын, һәрвакыттагыча шат күңелле, мөлаем, чибәр һәм шәфкатьле булып кал, Лилия!
Роза Низамова,
Татарстанның атказанган 
укытучысы.
Мөслим.
Фото – “Мөслим-информ” 
архивыннан. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев