Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Хөллия Бәширова: “Шөкер итәргә кирәк!

Иске Карамалы авылында гомер итүче Хөллия апа тугыз яшендә ятим кала. Абыйсы, алты һәм җиде яшьлек ике энесе, күкрәк баласы булган сеңелесе белән бишесе кала алар.

Иске Карамалы авылында гомер итүче Хөллия апа тугыз яшендә ятим кала. Абыйсы, алты һәм җиде яшьлек ике энесе, күкрәк баласы булган сеңелесе белән бишесе кала алар.

– Әнкәй шыткан ипекәй ашап үлде. Ул ипине без дә ашадык, исән  калдык. Күрәсең,  әнкәй балаларына караганда күбрәк ашагандыр  инде,  –  дип,  ярымшаяру, ярымүпкә белән искә ала бүген Хөллия апа.

Биш баладан торган гаиләне беркемнең дә үзенә сыендырасы килми. Хөллия туганнарын, кайсын күтәреп, кайсын  җитәкләп,  Ольгино авылындагы балалар йортына илтергә мәҗбүр була. Сабыйларны башта алып каласылары  килми  тәрбиячеләрнең. “Алып калмасагыз, урамда калдырып китәм! Мин аларны ничек карыйм?!” – ди Хөллия. Фирдәвес һәм Нурфаил исемле энеләре балалар йортыннан бер генә мәртәбә качып кайтмыйлар. Ольгинодан җәяүләп  кайткан  балаларны кире  илтми  чарасы  булмый Хөллиянең.  Җае  килгәндә, күчтәнәчен тотып, бертуганнарын күрергә барган кызны өлкәннәр “сабырлык үрнәге” дип атыйлар. Күкрәктән дә аерылмаган Юсия сеңлесенең үрмәләп кенә йөргән мәле була. Ишегалдындагы үләнгә үрмәләп чыгып, алҗап, йоклаган бәләкәчне Хөллия эзләп хәлдән тая.

Үзеннән берничә яшькә өлкән абыйсы Кәшбелгаян белән дуңгыз көтүе көтеп, җан асрый кыз. Авылдан читкә китәсе килсә дә, мөмкинлеге булмый.  Әти-әнисе  урынына калган абыйсының кайтуына  көн  дә  ашарга  пешерергә, йорт-җирне карарга кирәк. Өлкәннәрдән узып нидер эшләүне белми ул чор кешесе. Бертуганнарын башта кунакка алып кайтып йөри. Үсә төшкәч, балалар үзләре туган нигезгә кайтып йөри. Ләкин балаларның берсе дә озын гомерле булмый.

–  Хәер  өстәп  йөрүдән гыйбарәт булса да, балачагым бөлгенлектә узды дип әйтә алмыйм. Алдыбыздан ризык өзелмәде. Абыем бик кырыс, усал кеше иде. Үзе ачуланса да, башкалардан кыерсыттырмады. Әбекәем Гөлҗамал үтә хәйләкәр иде, әртилдә эшләде, – дип искә ала Хөллия апа. – Бик яшьли колхозга – басуга үлән йолкырга чыктым. Аннан озак еллар сельпо ашханәсендә пешекче булып  эшләдем, соңрак пекарняда кочегар булдым. Яшьли тормышка чыктым.

Тик  тормыш иптәше Әбүзәр  белән  тигез  гомер насыйп итмәгән аңа язмыш. Хөллия апаның хәләле фаҗигале төстә һәлак булган. “Ярый әле авыр вакытларда янымда балалар булды”, – ди ул. Бүгенге көндә Хөллия апа улы Вәсим белән килене Филиза тәрбиясендә гомер кичерә.

– Бу йортка килен булып төшкәнемә 31 ел була. Ипле, матур, тату тормышның нигезен сабырлык тәшкил итә, дип әйтергә ярата безнең әнкәй, – ди килене Филиза. Хөллия апа, 90 яшькә җитеп  килсә  дә,  йөгереп кенә йөри. Җиңел гәүдәсе, җор  телле,  оста  сүзле  булуы белән сокландыра. “Язмышка үпкә белдермичә, канәгать булып  яшәргә кирәк.  Шөкер итмәсәң,  анысыннан  да  колак кагуың бар”, – ди райондашыбыз. Иске Карамалы авылында гомер итүче Хөллия апа тугыз яшендә ятим кала. Абыйсы, алты һәм җиде яшьлек ике энесе, күкрәк баласы булган сеңелесе белән бишесе кала алар.– Әнкәй шыткан ипекәй ашап үлде. Ул ипине без дә ашадык, исән  калдык. Күрәсең,  әнкәй балаларына караганда күбрәк ашагандыр  инде,  –  дип,  ярымшаяру, ярымүпкә белән искә ала бүген Хөллия апа. Биш баладан торган гаиләне беркемнең дә үзенә сыендырасы килми. Хөллия туганнарын, кайсын күтәреп, кайсын  җитәкләп,  Ольгино авылындагы балалар йортына илтергә мәҗбүр була. Сабыйларны башта алып каласылары  килми  тәрбиячеләрнең. “Алып калмасагыз, урамда калдырып китәм! Мин аларны ничек карыйм?!” – ди Хөллия. Фирдәвес һәм Нурфаил исемле энеләре балалар йортыннан бер генә мәртәбә качып кайтмыйлар. Ольгинодан җәяүләп  кайткан  балаларны кире  илтми  чарасы  булмый Хөллиянең.  Җае  килгәндә, күчтәнәчен тотып, бертуганнарын күрергә барган кызны өлкәннәр “сабырлык үрнәге” дип атыйлар. Күкрәктән дә аерылмаган Юсия сеңлесенең үрмәләп кенә йөргән мәле була. Ишегалдындагы үләнгә үрмәләп чыгып, алҗап, йоклаган бәләкәчне Хөллия эзләп хәлдән тая. Үзеннән берничә яшькә өлкән абыйсы Кәшбелгаян белән дуңгыз көтүе көтеп, җан асрый кыз. Авылдан читкә китәсе килсә дә, мөмкинлеге булмый.  Әти-әнисе  урынына калган абыйсының кайтуына  көн  дә  ашарга  пешерергә, йорт-җирне карарга кирәк. Өлкәннәрдән узып нидер эшләүне белми ул чор кешесе. Бертуганнарын башта кунакка алып кайтып йөри. Үсә төшкәч, балалар үзләре туган нигезгә кайтып йөри. Ләкин балаларның берсе дә озын гомерле булмый.

–  Хәер  өстәп  йөрүдән гыйбарәт булса да, балачагым бөлгенлектә узды дип әйтә алмыйм. Алдыбыздан ризык өзелмәде. Абыем бик кырыс, усал кеше иде. Үзе ачуланса да, башкалардан кыерсыттырмады. Әбекәем Гөлҗамал үтә хәйләкәр иде, әртилдә эшләде, – дип искә ала Хөллия апа. – Бик яшьли колхозга – басуга үлән йолкырга чыктым. Аннан озак еллар сельпо ашханәсендә пешекче булып  эшләдем, соңрак пекарняда кочегар булдым. Яшьли тормышка чыктым. Тик  тормыш иптәше Әбүзәр  белән  тигез  гомер насыйп итмәгән аңа язмыш. Хөллия апаның хәләле фаҗигале төстә һәлак булган. “Ярый әле авыр вакытларда янымда балалар булды”, – ди ул. Бүгенге көндә Хөллия апа улы Вәсим белән килене Филиза тәрбиясендә гомер кичерә.– Бу йортка килен булып төшкәнемә 31 ел була. Ипле, матур, тату тормышның нигезен сабырлык тәшкил итә, дип әйтергә ярата безнең әнкәй, – ди килене Филиза. Хөллия апа, 90 яшькә җитеп  килсә  дә,  йөгереп кенә йөри. Җиңел гәүдәсе, җор  телле,  оста  сүзле  булуы белән сокландыра. “Язмышка үпкә белдермичә, канәгать булып  яшәргә кирәк.  Шөкер итмәсәң,  анысыннан  да  колак кагуың бар”, – ди райондашыбыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев