Хәләл ризыкка сорау зур
Үз ихаталарында күпләп мал-туар, кош-корт асрап көн күрүче райондашларыбыз күп.
Районда күпләп сарык асрау белән шөгыльләнүчеләр сирәк. Шулар арасында – Иске Вәрәш авылында гомер итүче Гөлнара һәм Илнур Латыйповлар. Сарыкчылык юнәлешендә алар шактый еллар эшлиләр.
Латыйповларның 50 баш сарыгы бар. Гаилә мал асрауны файдалы дип исәпли. Алар, сарыкларны күпләп сатып, иткә озату ягында түгел. Сарык ите күпчелек шәһәр җирендә яшәүче балаларга китеп бара, ди Латыйповлар.
– 1993 елда Ташъелга авылыннан Иске Вәрәш авылына килен булып төштем. Каенана һәм каената белән биш ел бергә яшәгәннән соң күрше ихатада гына үз өебезне җиткереп кердек. Биатам Мөхәмәтгали хәзер үзе генә яши инде. Әнкәй мәрхүмә белән иртүк торып, ул – бер сыерны, мин бер сыерны сава идек. Мал тоту, мал карау эше миңа ят түгел. Кала кешесеннән аермалы буларак, сала кешесе хезмәт тәмен кечкенәдән белеп үсә. Балалар да кул арасына кергәч, эшләве рәхәт кенә. Хуҗалыкта бүген төп ярдәмчебез Нурислам. 13 яшьтә генә булса да, бөтен эшнең рәтен белә. Өлкәннәренең – үз тормышлары. Балалар мал тотып изаланмагыз, дияргә яраталар. Минем өчен җан рәхәте генә ул. Авыл җирендә мал да карамагач, нишләмәк кирәк тагын? – ди Гөлнара.
Гөлнара Иске Вәрәш авылы клубында режиссер булып эшли, тормыш иптәше Илнур Мөслим урманчылыгында хезмәт куя.
Эш алып бару өчен аларның бөтен мөмкинлекләре дә бар: печән чапкычы, җыйгычы, тракторлары һәм иң мөһиме – эшләү теләге. Сарыкларга азыкны һәр елны җитәрлек күләмдә әзерләп куялар. Терлекләр өчен азык Ташъелга авылындагы кешеләрдән сатып алынган пай җирләрендә үстерелә. Шулай булгач, печәне дә, саламы да, ашлыгы да үзләренеке дияргә була.
– Сарыкларны күпләп 2014 елда асрый башладык. Ул елны тормыш иптәшем белән икебез дә эшсез идек. Үзебезнең бакча артындагы авыл хуҗалыгы билгеләнешендәге җирләрне 49 елга арендага алдык, мал тораклары булдырдык та, Азнакай якларыннан роман токымлы өч сарык алып кайттык. Бүген сарыкларыбызның баш саны 50гә җитте. 100әрне асраган еллар да булды. Эшкә чыккач, баш санын киметергә туры килде, – ди булдыклы хуҗа. – Сыер асрауга караганда, сарык тоту күпкә файдалырак, дип уйлыйм. Сарыкларга бит зур фермалар да кирәк түгел. Сөт саву, саклау, суыту җиһазлары да, тирес чыгару да таләп ителми. Өстәвенә сарык итенә ихтыяҗ да зур. Кеше хәзер сыйфатлы һәм хәләл иткә өстенлек бирә.
Без килгәндә терлекләр бакчада иркенләп йөри иде. Алларыннан азыкны өзми хуҗалар. Һәр сарыкның үз кушаматы бар. Илнур аларның һәрберсенең холкын, җаен белә.
– Авыл кешесенең күбесе шәһәрдәге кебек яшәргә кызыга. Сөтен, маен, яшелчәсен дә кибеттән генә сатып ала. Ә бит татар халкы гомер-гомергә мал асраган, шуның белән көн күргән. Мин авыл җирен беркайчан да шәһәргә алыштырмас идем. Үзең эшләп тапкан мал кадерлерәк, – ди Гөлнара.
Нәсел сыйфатын яхшырту, йонның күләмен, сарыкларның авырлыгын арттыру максатында Латыйповлар һәрвакыт эзләнүдә. Сарыклардан тыш ихатада ике баш савым сыеры да бар, шушы көннәрдә таналары бозауларга тиеш. Көн саен 30 литрдан артык сөт савып алып, күпмедер өлешен дәүләткә тапшыралар. Эшлим дип эшли шул авыл кешесе. Яшим дип яши! Тырышлыклары да бушка китми!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев