Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әхлаксызлык чире

1 декабрь – Бөтендөнья СПИДка каршы көрәш көне.

Ел саен шушы чорда мәктәпләрдә “Спид – га­сыр афәте” исемле сыйныф сәгатьләре үтә. Юкка түгел! 1 декабрь көнне бөтен дөньяда СПИДка каршы көрәш көне билгеләп үтелә.

– Балаларга СПИДның ни дәрәҗәдә куркыныч булуы турында мәктәптә үк аңлату мөһим. Чөнки нәкъ менә үсмер чорда, башкаларның йогынтысына бирелеп, тай­гак юлга басучылар бар. Әлеге авырудан дәва юк. Әлеге кур­кыныч авыруны берәүгә дә кичерергә язмасын! – ди Мөслим лицее укытучысы Ре­зеда Моратова.

Ни кызганыч, СПИД йок­тыручылар районыбызда да бар. Аларның саны ундүрткә җиткән. Ләкин бу – рәсми теркәлгән саннар гына. Чын­лыкта исә, әлеге санны дүрткә тапкырларга кирәк, ди таби­блар.

– СПИД заманыбызның иң яман чире булып сана­ла. Бу сүз “йогышлы им­мунодефицит синдромы” сүзтезмәсеннән кыскар­тылган. Иммунитет дефи­цитын организмның йо­гышлы чирләргә каршы торучанлыгының кимүе дип аңларга кирәк, авыру шуның аркасында килеп чыга. СПИД акрынлап, сиздермичә башла­на. Башта лимфа төеннәре зу­рая, кешене гомуми хәлсезлек биләп ала, кәеф китә, эшләү сәләте кими, кеше ябыга, су­лыш алу, ашкайнату орган­нарында, тиредә ялкынсыну процесслары күзәтелә. Яман шеш күзәнәкләре үрчи, – ди йогышлы авырулар табибы Рәшит Вагыйзов.

СПИДның яшерен чоры, авыру йоктырганнан соң, өч елдан биш елга кадәр су­зылырга мөмкин. Бүгенге көнгә кадәр СПИДтан әле бер генә кеше савыкмаган! Бу – дәвалап булмый торган авы­ру. 1 декабрь – СПИДка каршы көрәш көне булса, май аеның соңгы якшәмбесе шушы чирдән үлүчеләрне искә алу көне буларак теркәлгән. СПИДның ватаны дип Афри­ка санала. Бу илдә авыручы­лар саны 26 миллионга җитә дигән мәгълүмат бар.

– Район поликлиника­сында ВИЧ инфекцияле 14 кеше исәптә тора. СПИД­лы иң өлкән кешегә быел 65 яшь тулды. 57, 55 яшьлек ике райондашыбыз да – “өлкән авыручылар” исемлегендә. Чирләүчеләрнең калганна­ры – урта буын вәкилләре. СПИДлы иң яшь кешегә – 34 яшь. Авыру анализ өчен ИФА юлы белән кан биргәндә ачы­кланды, – ди йогышлы авыру­лар табибы шәфкать туташы Гөлнар Кәримова.

Ана л и злар Әл м ә т шәһәренең СПИД-үзәгенә җибәрелә. Шик туса, анализ­лар Казан шәһәрендәге СПИД- үзәккә – махсус лабораториягә юллана. СПИД белән авыручы 14 кешенең уникесе ел саен Әлмәт шәһәрендә антиретро­вируслы терапия уза. СПИД­лы авырулар елга ике мәртәбә флюорография үтә. Флюоро­графия узу өстәмә барлыкка килергә мөмкин авыруны ва­кытында туктату яисә дәвалау мөмкинлеген бирә. Рәшит Вагыйзов билгеләп үткәнчә, ВИЧ/СПИДлы авыруларның күбесе үз сәламәтлегенә би­тараф. Аларның күбесе – эчке­че. Эчү аркасында дәвалануга җибәрү дә мөмкин түгел.

СПИД йоктырудан курку­чыларны тынычландырып, шуны әйтәсе килә: бу – амо­раль тормыш рәвеше алып баручыларга, наркоманнар­га хас чир. Бер үк энә кул­ланучы наркоманнарның, очраклы кешеләр белән тәртипсез җенси мөнәсәбәткә керүчеләрнең ВИЧ-инфекция ияртү куркынычы зур.

Шушы көннәрдә “Мизгел” яшьләр үзәге“ВИЧ, СПИД! Тукта!” исемле акция үткәрде. Егет-кызлар тематик буклет­лар тараттылар.

– Безнең волонтерлар, Россиякүләм акциягә кушы­лып, мәгълүмати онлайн- акцияләр, флэшмоблар оеш­тыралар. “Игелек уят!” ире­кле дружина отряды, кеше күп йөри торган урыннар­га чыгып, куркыныч авы­ру турында сөйләде. ВИЧ­ны кисәтүгә, сәламәт яшәү рәвешен популярлаштыруга юнәлтелгән “СПИДка – юк!” рәсем конкурсы да игълан ит­тек. Онлайн-бәйгегә бик күп рәсемнәр килде. Конкурска 2 декабрь көнне йомгак яса­лачак, – ди “Мизгел” яшьләр үзәге җитәкчесе Зөлфия Фа­тыйхова.

Өлкәннәр СПИДны аз­гынлык һәм әхлаксызлык өчен бирелгән җәза дип са­ный. Язучы Отто Бисмарк: “Үз хатасында юләрләр генә өйрәнә”, дисә дә, башкалар ха­тасыннан сабак алырга кирәк! Башкаларның ялгышы үрнәк булмасын иде!

Лилия Шәймиева.

Фото – Pixabay.com.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев