Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әхлаклы, димәк, зыялы

– Һәрьяклап камил һәм үрнәк кешеләргә карап, күңел сөенә. Үсеп килүче буынны алар үрнәгендә тәрбияләү егет-кызларда Ватанга, аның мәдәни-тарихи мирасына мәхәббәт формалаштыруны да күздә тота. Әхлак темасына сөйләшү беркайчан да артык түгел. Бу теманың мәктәп укучыларында да зур кызыксыну уятуын күреп, эш-гамәлләребезне дөрес юнәлештә алып баруыбызга инанабыз, – диде район башлыгы урынбасары Азат Әхмәтҗанов Мөслим урта мәктәбенең 7нче сыйныфында үткән класс сәгатеннән чыккач.

Г. Тукай исемендәге Мөслим урта мәктәбендә үткән “Әхлак бусагадан башлана” дип исемләнгән киңәшмәдә мәктәп директорлары, укыту-тәрбия эшләре буенча директор урынбасарлары, балалар бакчалары мөдирләре, мәгариф бүлеге методистлары катнашты. Эшлекле иртә әхлак дәресләре белән башланып китте. Дәресләргә мәктәп белән даими хезмәттәшлек итүче өлкән буын вәкилләре чакырылган иде. Башлангыч сыйныфларда әңгәмәләр әдәби әсәрләр укуга кызыксыну уятуга багышланса, урта классларда сүз – кешенең эчке дөньясындагы тәртибе, югары сыйныфларда рухи кыйммәтләр турында барды. Районның имам-мөхтәсибе Расыйх хәзрәт Каюмов балаларны ата-аналарга мәрхәмәтле булырга чакырды. 
– Мөслим урта мәктәбендә һәм техникумда “Тәрбия тупсалары” дәресләрен алып барам. Шуңа игътибар иттем, яшьләребезне ничек кенә илтифатсызлыкта гаепләргә тырышсалар да, хәлләр алай ук аяныч түгел! Балалар олыны – олы, кечене кече итә белә, югары әхлаклы булырга омтыла. Ата-ананы хөрмәт итмәү, рәнҗетү – иң олы гөнаһларның берсе. Балалар моны белеп үсәргә тиеш, – диде Расыйх хәзрәт.
Фән укытучылары һәм башлангыч класс җитәкчеләре ачык дәресләр күрсәтте. Г. Тукай исемендәге мәктәпкә генә хас үзенчәлекле укыту процессында дәрес оештыру үзенчәлекләренә басым ясалды, яңа методик алымнар, кызыклы эш төрләре күрсәтелде. Мәктәп директоры Илзир Мадъяров кызларны һәм малайларны аерым укытуның белем һәм тәрбия бирү сыйфатында чагылыш табуын дәлилләде, өстәмә белем бирүдә кертелгән яңалыклар белән таныштырды. 
Милли аң һәм үзаң тәрбияләү юнәлешендәге эш анкеталаштыру юлы белән дә бәяләнде. Җитәкчеләр мәктәптә барган үзгәрешләргә карата фикерләрен җиткерделәр, киңәшләр бирделәр.
– Балаларга тәрбияне тәрбияле кеше бирергә тиеш. Тәмәкенең зыяны турында үзе тәмәке тарткан табиб авызыннан ишетү сафсата булыр иде. Кылган гамәлләре белән үрнәк райондашларыбыз шактый. Үсеп килүче буынны алар үрнәгендә, алар ярдәме белән тәрбияләү дөрес адым булачак, – диде районның иҗтимагый советы рәисе Рушат Солтанов.
Лилия Шәймиева.
Автор фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев