Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Хисап бирделәр

Пенсия фондына 2020 елның гыйнвар ае өчен гражданнарның хезмәт эшчәнлеге турында мәгълүматлар бирү буенча эш бирүчеләрнең беренче отчет кампаниясе төгәлләнде.

Вакытның тар булуына карамастан, кадрлар һәм бухгалтер исәбе буенча программаларны эшләүчеләр иминиятләүчеләр һәм отчет тапшыру буенча хезмәт күрсәтүче операторлар өчен программаларны үз вакытында яңарттылар. 
Программаның соңгы версиясен урнаштырырга җитешмәгән компанияләр өчен Пенсия фонды үзенең сайтында иминиятләүче кабинетының яңа версиясен эшләтеп җибәрде. Бу хезмәт эшчәнлеге турындагы мәгълүматларны, арадашчыларга мөрәҗәгать итмичә, турыдан-туры Россия Пенсия фондына тапшыру мөмкинлеге бирә. Моннан тыш Пенсия фонды эш бирүчеләргә отчетны формалаштыру буенча бушлай программалар бирде. Аларны шул исәптән штатлары 25 кешедән ким булган компанияләр дә файдалана ала. 
Башкарылган эшләр нәтиҗәсендә февраль уртасына районда 62 иминиятләүче Россия Пенсия фондына 159 хезмәткәр турында кадрлар исәбе мәгълүматларын җибәрде. Мәгълүматлар бары тик отчет чорында эшкә кабул итү, хезмәткәрне башка вазыйфага күчерү яисә эштән азат итү, компания исемен алыштырган яисә хезмәткәр хезмәт кенәгәсе формасын сайлау турында гариза биргән очракта гына тапшырылды. 

Мөслим районында клиентларны кабул итү хезмәте.

Фото-Pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев