Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Химия – тылсымлы фән

Мөслим лицееның химия укытучысы Раушания Хафаеваның рәсеме – районыбызның Хезмәт даны тактасында.

Укытучыга бәя биргәндә, гадәттә, аның сайлаган һөнәренә мөнәсәбәтенә игътибар итәсең, балаларга белем һәм тәрбия бирүгә керткән өлешен, ирешкән уңышларын барлыйсың. Мөслим лицееның химия укытучысы Раушания Хафаева турында сөйләгәндә болар белән генә чикләнеп булыр иде микән? Әйе, ул һөнәрен үлеп ярата. Беренче карашка авыр тоелган химия фәненә карата бик күп балаларда мәхәббәт уята. Ә ирешкән уңышларын барлый башласаң, санап бетерерлек түгел.

Уфа шәһәрендә туып-үскән кызны язмыш Вәрәшбаш авылына алып килә. Биредә тугызьеллык мәктәпне тәмамлаганнан соң урта белемне Мөслим мәктәбенә йөреп ала. Укытучылары Сәйдел Зарипов һәм Фаил Хановтан химия фәненә күчкән мәхәббәт кызны Уфа дәүләт университетының химия факультетына алып китә. 1988 елда югары уку йортын тәмамлаганнан сон Иске Вәрәш башлангыч мәктәбенә укытучы һәм ди-ректор итеп билгелиләр. Өч елдан Мөслим урта мәктәбендә химия укытучысы булып эшли башлый яшь белгеч.

Тормыш иптәше Энгель белән ике бала тәрбияләп үстерәләр. Олы кызлары Гөлшат әнисенең юлыннан китә: Казан дәүләт федераль университетының химия факультетын тәмамлап, Яр Чаллы шәһәрендә инженер-аэрохимик булып эшли. Уллары Айрат Казан дәүләт федераль университетының юридик факультетын тәмамлап, Казан шәһәренең башкарма комитетында хезмәт итә.

– Химия – тылсымлы фән. Ләкин тылсым белән генә укучыларны фәнгә тартып булмый. Иң элек балаларны яратырга, аларда укыткан фәнеңә кызыксыну уятырга кирәк. Химия ул математика, физика, биология фәннәре белән тыгыз бәйләнгән. Әлеге фәннәрне яхшы үзләштергән укучыларга химиягә кереп китү, фәннең нигезенә төшенү җиңелрәк, – ди Раушания Мөхәммәтовна.

Химия дәресләрен тәҗрибәләрдән башка күз алдына да китереп булмый. Теге яки бу матдәнең составын, үзлекләрен ачыклау өчен дә, төрле химикатлар белән эшләү өчен дә теоретик белем һәм практик тәҗрибә кирәк.

– Район җитәкчелеге мәктәпләрдә кабинетларны заман таләпләренә туры китереп җиһазлауга зур игътибар бирә. Укучылар дәресне яхшы үзләштерсен өчен кирәк булган бөтен төр җиһазлар да, реактивлар да бар. Программа буенча каралган барлык тәҗрибәләрне дә үткәреп барабыз, – ди мөгаллимә.

Фән нигезләрен тирәнтен өйрәнергә теләүчеләр өчен лицейда озак еллар “Кристалл” түгәрәге эшли. Раушания Хафаева әлеге түгәрәкне дә җитәкли. Түгәрәк членнары Булат Латыйпов, Алмаз Муллин, Рафаил Шәйгәрданов, Диана Солтанова, кристаллар үстереп, республика фәнни-практик конференцияләрендә җиңү яулаганнар. Җиңү дигәннән, эшли башлавының беренче елларында ук Раушания Мөхәммәтовнаның укучылары химия фәненнән республика олимпиадаларында җиңүләр яулый башлый. Укучылары арасында химия укытучысы һөнәрен сайлаучылар да күп. Газ сәнәгате, нефть- химия тармагында эшләүче шәкертләрен дә санап бетерә торган түгел. Ә инде медицина юлыннан китүчеләрне әйтәсе дә юк. Бүген район үзәк хастаханәсендә һәм поликлиникада кайсы гына кабинетны ачып кермә, табиблар, шәфкать туташлары – аның укучылары. Химия фәне белән бәйле һөнәр сайлаган 500дән артык укучысы бар аның. Укытучы өчен моннан да зур горурлык һәм мәртәбә, хезмәтенә олы бәя юктыр ул.

– Раушания Хафаеваның балаларны химия фәненә тарту буенча үз методикасы бар. Укучылары фәнни конференцияләрдә теләп катнаша. Ул 27 ел химия укытучыларының мәктәп методик берләшмәсен җитәкләде. Районның химиклары белән тәҗрибәсен теләп уртаклаша. Без аның уңышларына сокланабыз, – ди гимназиянең химия укытучысы Венера Семенова.

Утыз елга якын химия фәнен укыту дәвамында һөнәренең чын остасына әйләнгән мөгаллимәгә аеруча җаваплы вазыйфалар да йөкләнгән. Мәгарифтә белем сыйфатын мониторинглау республика үзәге

(РЦМКО) эксперты буларак, күп еллар инде Казанда ТДИ һәм БДИ нәтиҗәләрен тикшерүдә катнаша. Республика Мәгариф һәм фән министрлыгының мәгариф өлкәсендә күзәтчелек һәм контроль департаменты эксперты да ул.

Тынгысыз педагогның күпьеллык тырыш хезмәте лаеклы бәяләнгән. Ул “Россия Федерациясе мәгарифенең мактаулы хезмәткәре” исемен йөртә, “Россия мәгарифен үстерүдәге казанышлары өчен” ордены, РФ һәм ТР Мәгариф һәм фән министрлыкларының Мактау грамоталары, Рәхмәт хатлары белән бүләкләнгән. Россиянең, республиканың иң яхшы укытучысы конкурсларында, күп мәртәбәләр җиңү яулап, грантларга лаек булган Раушания Хафаева. Халыкара, бөтенроссия фән олимпиадаларында, төрле конкурсларда җиңүче укучылар әзерләгән өчен бирелгән Рәхмәт хатлары, диплом һәм Мактау грамоталарының исәбе юк.

Ирешелгәннәрдә төрле елларда мәктәпне җитәкләгән Мөҗәһит Әхмәтҗанов, Руфия Мусина, Ларис Бариев, Илзир Мадьяров, Лилия Хәбибуллинаның һәм хезмәттәшләренең дә өлеше зур булуын әйтә мөгаллимә. “Барлык директорлар да укытучыларга иҗади эшләү мөмкинлеге тудырдылар, рәхмәт аларга. Коллегаларыбыз белән бердәм булып, аңлашып эшлибез”, – ди Раушания Мөхәммәтовна.

Әлфинур Ногманова.

Автор фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев