Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Хикәя. Ләлилә

Расиха акырып елап кайткан Рамил улының сүзләрен аңлап бетермәде.

(Дәвамы. Башы 8 сентябрь санында).

 

– Тукта! Әйбәтләп әйт! Ни булды?! – дип кычкырды ул улына. Куркудан Расиханың йөрәге шашып типте.

– Апа-ем-ны... ав-ав-то-бус тап-та-ды...

Улы үкси-үкси аңлаткач, ана бар гәүдәсе белән катып калды. Рәмиләсен ашыгыч ярдәм машинасы алып киткән, шунда йөгерергә кирәк! Ләкин аның аяклары атламады, аңа буйсынмадылар. “Я Аллам, исән генә булсын! Зинһар... балам исән булсын!”– дип, такмаклый-такмаклый, аякларын көчкә өстерәп, ул тышка ашыкты. Бу юл бик озак булды. Күзләреннән яшьләр агып, барган юлын шәйле генә күрде. Аяклары элеккечә тыңламыйлар аларга гер асылган кебек тоелды. Ниһаять хастаханәгә барып җитте. Каршысына очраган ак халатлы шәфкать туташлары барысы да йөзеп йөргән кебек күз алдында. Агарынган ананы кызы янына алып керделәр. Караватта башы олайган, күз кабаклары зәңгәрләнеп шешкән бала ята. Аның башлары, куллары марляга уралган. Бу бала – аның Рәмиләсеме? Әййе... Әле иртән генә сау-сәламәт, матур баланы танып та булмас хәлгә килгән... Бар кызулык белән килгән автобус тәгәрмәчләренә Рәмиләнең пәлтә итәге эләгеп, кереп киткән. Рәмиләне байтак юл сөйрәп барган. Баланың кулы сынган, колагы өзелгән...

***

Озак саташулардан соң Рәмилә, ниһаять, якты дөньяга бөтенләйгә кайтты! Әнкәсе янына! Әнкәсенең шешенеп беткән күзләре елмая. Расиха сөенеченнән нишләргә белми баласына дәште:

– Кызым! Кызым, уяндыңмы? Менә тереләсең, Аллаһ бирсә!

– Әни... Эчем...

– Әү, кызым, эчең авыртамы? Кайсы төше?

Шул вакытта кыз, куырылып, укшый башлады. Аның янына йөгереп килгән шәфкать туташы савыт сузды, Расиха  кызын җайлап аркасыннан тотты.

 Укшыгач, савытка, шалтырап, ташлар коела. Бу – автобус сөйрәп барганда баланың авызына тулган чуерташ икән...

Баласы исән калганга Расиха шатланып бетә алмады: “Рәхмәт, Ходаем! Кызымны үлемнән саклап калдың! !Мең-мең шөкер сиңа!” – дип, эчтән кабатлап йөрде. Бер минутка да кызы яныннан китмәде. Ничә төннәр йокламыйча баласын күз уңыннан ычкындырмаган ана, башын тәрәзә тупсасына куеп, черем итеп алды.

***

Рәмилә бераз кымшанмакчы булды, ләкин бөтен тәнендә көчле авырту тойды. Аның тәнендәге марляларны алыштырырга кергән шәфкать туташлары кызга куркыныч, әллә нинди җен-пәриләр булып күренде.

– Әйдә әле, сеңелем, перевязка ясап алыйк.

– Юк, юк, кагылмагыз! Тимәгез миңа!

– Тынычлан, юкса төзәлми!

– Күземне бәйләгез... Күземне...

– Ярар, тынычлан, акыллым, сиңа шулай яхшырак булса, бәйләрбез, – дип, шәфкать туташы Рәмиләнең күзләрен ак чүпрәк белән бәйләде.

 Бу хәлгә аптыраган шәфкать туташы Расихадан пышылдап кына: “Ул моңа кадәр дә шундый идеме?” – дип сорады. Ә ананың йөрәгенә  курку йөгерде. “Әллә баламның башына зәгыйфьлек килгәнме!” – дип уйлады ул.

***

Рәмилә янына шифаханәгә әнисенең бертуган сеңлесе Анфиса килде. Ул әле яшь, кияүгә чыкмаган кыз. Рәмилә Анфиса апасының матурлыгына соклана. Аның да үсеп җиткәч апасы кебек буласы килә. Анфисаның чәчләре заманча киселеп, бөдрәләтелгән, нечкә җеп кебек  кашлары кара каләм белән сызылган, керфекләре бөгелеп тора. Хәрәкәтләре авыл кызларына хас, җитез. Күчтәнәчләрен бушата-бушата:

– Менә, апаем, сиңа ерак әбиең кура җиләге кайнатмасы, сөт өсте җибәрде. Главный ашарга кирәк сиңа! Ашаган малда өмет бар ди! – диде.

Аның сүзләренә Рәмилә моңсу гына елмаеп куйды.

– Апа, мин сине алыштырып йөрермен! Өеңдә балаларыңны да карарга кирәк. Эшеңне дә калдырма. Ничек тә бергә-бергә карарбыз Рәмиләне! – дип, Расиха апасына дәште.

– И-и, рәхмәт, Анфиса апаем! – диде Расиха. Сеңлесенең мондый яхшылыгыннан аның күңеле тулды. Ул, кызына күз яшьләрен күрсәтмәс өчен, иелеп, аягындагы башмагын рәтләгәндәй итте.

Шул вакыт палата ишеге ачылып китте. Анда зифа буйлы, кап-кара калын чәчләрен баш түбәсенә үреп өйгән, кара кашлы, сөрмәле күзле чибәр хатын-кыз күренде.

– Суфия Зәйнулловна! – диде, шатланып, Рәмилә.

– Кая әле минем иң акыллы укучым?! Ничек хәлләрең, үскәнем? – дип, йомшак, бәрхет тавышы белән гөрләде Рәмиләнең яраткан сыйныф җитәкчесе.

– Бик әйбәт түгел дә... – диде кыз, кыенсынып кына.

– Болай булгач, әйбәт инде, акыллым! Яшь кеше тиз терелә ул! Менә күрерсең, озакламый элеккечә йөгереп йөри башларсың! – дип юатты кызны укытучы.

– Рәхмәт инде сезгә, Суфия Зәйнулловна! Сез килгәч, баланың кәефләре күтәрелде! – дип, сүзгә кушылды Расиха.

***

Шул көннәрдә якын әбисен дә бавырын дәваларга хастаханәгә салдылар. Әби тизрәк оныгы янына ашыкты. Аны күргәч, кыз яткан урыныннан талпынып куйды:

– Әбекәй! Ничек килеп җиттең?

– Мине дә салдылар менә. Бавырыңда чир диделәр. Хәлләрең ничек соң, кызым?

– Әйбәт... – диде Рәмилә, әбисен борчырга теләмичә.

– Менә сиңа чикләвек алып килдем.

Рәмилә әбисенең чикләвек ватканын күзәтте. Олы яшьтә булуына карамастан, аның тешләре ап-ак, үз тешләре. Ә күзләре зәп-зәңгәр төймә кебек. “Теге куркыныч көнне үтенечен тыңламаган өчен үпкәләмәгән дә!” – дип сөенеп уйлады Рәмилә. Ул, үрелеп, әбисенең йомшак кулын сыйпады.

– Чикләвек бик тәмле, әбием! Рәхмәт!

– Сәламәт бул, кызым! – дип, әбисе дә оныгының кечкенә кулларын сыйпады.

Оныгын шундый хәлдә күрү бик авыр булса да, Гарифә түзде, тамак төбенә бөялгән ачы төерне эчкә йотты...

***

Иртәнге якта табиблар авыруларның хәлләрен белеп чыкканнан соң, баш табиб консилиум җыйды. Кечкенә пациентның кулы дөрес төзәлмәгән булырга охшый, снимокка төшерергә кирәклеге турында киңәштеләр. Әзер булгач, хирург, снимокны Расихага күрсәтеп:

– Кызыгызның кулы дөрес төзәлмәгән, кимерчәк үскән. Аны Әлмәт хастаханәсенә алып барсагыз, яхшырак булыр иде, – диде.

– Ярар, – диде ана, борчуга калып.

Ашыгыч ярдәм машиналары әз булу сәбәпле, машина табу проблемасы туды. Әни кешегә, теләмәсә дә, баласын чактан гына үтерми калган автобус шоферына мөрәҗәгать итүдән башка чара калмады. Үзләренең дә, таныш-белешләре арасында да машиналы кешеләр юк. Расиха автобус шоферы Илдарның көмәнле хатынын, кечкенә балаларын кызганып, судка гариза бирмәде. Ләкин автобус шоферы хастаханәгә башта бераз килгәләп йөрсә дә, ата-ананың милициягә гариза бирмәгәнен белгәч, яңадан күренмәде.

Вакытны сузарга ярамый иде. Расиха Илдарларның өен табып,  кыенсынып кына ишек шакыды. Ишектән әзмәвердәй яшь ир чыкты. Анага өстән генә күз ташлап, кырыс кына:

– Нәрсә иде? – диде.

– Баланы Әлмәт бүлнисенә илтеп куя алмассыңмы икән, апаем? Кулы дөрес төзәлмәгән бит, – диде Расиха, ялварулы карашын иргә төбәп.

– Вакытым юк! – диде дә ир-ат, ишекне шапылдатып ябып, кереп китте.

Расиха, башын иеп, кайтып китте. Ул аптырашта калды. Чарасызлыктан күзләре яшьләнде. Ләкин бирешмәскә кирәк, иң мөһиме – газиз баласының исән калуы! Шундый уйлар белән юка гына гәүдәле, әмма бик көчле рухлы ана, җил-җил атлап, кызы янына ашыкты.

(Дәвамы бар).

Йолдыз Зәкиева.

Мөслим.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев