Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Хезмәтләрне – электрон рәвештә

Килеп туган хәлдә ТР буенча Россия Федераль салым хезмәте идарәсе контактсыз электрон хезмәттәшлеккә күчәргә өнди. 

Һәртөрле хезмәтне дә электрон рәвештә алырга мөмкин. Хәзерге вакытта оешманың nalog.gov.ru сайтында һәм мобиль кушымталарда 68 интерактив сервис эшли, дип хәбәр итә ТР буенча Россия Федераль салым хезмәте идарәсе.
Салым түләүчеләрнең барлык категорияләре өчен дә, үзмәшгульләрне һәм чит ил компанияләрен дә кертеп,  “Шәхси кабинет” булдырылган. Әлеге күпфункцияле сервислар салым түләүчеләрнең  салым органнары белән дистанцион хезмәттәшлек итүенең төп чарасы булып тора. 
Гражданнар интерактив режимда салымнарны түли, мөрәҗәгать яисә дәгъваларның нәтиҗәләрен белә яисә башка мөрәҗәгать юллый ала. 
Юридик зат һәм шәхси эшмәкәр буларак онлайн рәвештә теркәлергә мөмкин, ди ТР буенча Россия Федераль салым хезмәте идарәсе хезмәткәрләре.
Салымнарны мөстәкыйль рәвештә исәпләү өчен сайтта җиде салым калькуляторы бар, шул исәптән “Выбор подходящего режима налогообложения” һәм “Калькулятор по расчету налоговой нагрузки”.
Барлык төр салым декларацияләрен һәм бухгалтер отчетларын тапшыру өчен, НДС формасы буенча декларациядән кала, “Представление налоговой и бухгалтерской отчетности в электронной форме” сервисы эшли. Аннан квалификацияле электрон имзасы ачкычы сертификаты булган салым түләүче файдалана ала. Ул бушлай бирелә. Электрон формада отчетны электрон документ әйләнеше операторлары аша да тапшырырга була.
ТР буенча Россия Федераль салым хезмәте идарәсе исегезгә төшерә: “Физик затлар өчен шәхси кабинет”ка Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләрнең бердәм порталындагы учет язуы ярдәмендә дә керергә мөмкин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев