Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Хезмәтләрен хөрмәтләп

Район үзәк хастаханәсенең 2021 елгы эшчәнлеге буенча отчет җыелышы үтте. Аның эшендә район башлыгы Альберт Хуҗин, Татарстан Республикасының Сәламәтлек саклау министры урынбасары Илдар Фатихов та катнашты.

Җыелышта бер төркем райондашларыбызга бүләкләр тапшырылды.

Участок табибы Рамил Морзаханов Россия Федерациясе Сәламәтлек саклау министрлыгының Рәхмәт хаты белән бүләкләнде.

Фельдшер-лаборант Резеда Ганиева, терапия бүлеге табибы Камил Хәлиуллин, "Агромастер" җитештерү компаниясе генераль директоры Илгиз Исламовка Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрының Рәхмәт хатлары;
табиб-рентгенолог Айрат Гобәйдуллин, поликлиника шәфкать туташы Миләүшә Миннегалиевага район башлыгының Мактау грамотасы: Алия Зәйдуллина, Дилбәр Шабаева, Илгиз Латыйпов, Рәйхана Әхкямовага, терапия һәм ашыгыч ярдәм бүлеге коллективларына район башлыгының рәхмәт хаты, Әлфия Салихьянова, Гөлназ Хәбибуллина, Алсу Хафизовага Мөслим үзәк хастаханәсенең Мактау грамоталары тапшырылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев