Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Хезмәтләрен хөрмәтләп

Район ветераннар советы рәисе Низамов Илгиз Хафиз улы Татарстан Республикасының социаль-икътисадый потенциалын ныгытуга зур өлеш кертүе, һөнәри һәм иҗтимагый эшчәнлектә казанышларга ирешүе өчен “Татарстан Автономияле Совет Социалистик Республикасы төзелүгә 100 ел” медале белән бүләкләнде.

Республиканың урман хуҗалыгын үстерүдәге казанышлары һәм күпьеллык нәтиҗәле хезмәте өчен “Минзәлә урманчылыгы” дәүләт казна учреждениесенең Усы участок урманчылыгы участок урманчысы Гыймранов Ринат Рәкыйп улына – “Татарстан Республикасының атказанган урманчысы”,
“Мөслим картлар һәм инвалидлар интернат-йорты” дәүләт автоном социаль хезмәт күрсәтү учреждениесе директоры Шакирҗанова Гөлнар Гарифҗан кызына халыкка социаль хезмәт күрсәтү өлкәсендәге казанышлары һәм намуслы хезмәте өчен – “Татарстан Республикасының атказанган халыкны социаль яклау хезмәткәре”,
район үзәк хастаханәсенең балалар табибы Мөҗипова Резеда Әнәс кызына халык сәламәтлеген саклау эшендәге казанышлары өчен “Татарстан Республикасының атказанган табибы” дигән мактаулы исем бирелде.
Мөслим муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе Демидов Рафаэль Тимофей улы – Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының “Мәгарифтәге казанышлары өчен”,
Мөслим сәнгать мәктәбенең халык уен кораллары бүлеге укытучысы Салихҗанова Дилбәр Рифкать кызы Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының “Мәдәнияттәге казанышлары өчен” билгесе белән бүләкләнде.

Фото -  Pixabay.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев