Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Хезмәтләрен хөрмәтләп

Хезмәт вазыйфаларын намус белән үтәгәннәре өчен эчке хезмәт подполковнигы Мамбетов Илдар Мәҗит улына – ТР Эчке эшләр министрлыгының Мактау грамотасы һәм “Россия полициясенә – 300 ел” РФ Эчке эшләр министрлыгының юбилей күкрәк билгесе тапшырылды.

Юстиция майоры Габдрахманова Луиза Мифтах кызы, полиция майоры Солтанов Ринат Ясир улы, җәмәгать тәртибен саклау буенча өлкән инспектор, полиция лейтенанты  Шәйхетдинов Рәдиф Камил улы, тыл начальнигы, эчке хезмәт подполковнигы Харисов Равис Рәис улы “Россия полициясенә – 300 ел” юбилей күкрәк билгесе белән бүләкләнде. Полиция майоры Бәхтиев Ришат Ренат улы – ”ТР Эчке эшләр министрлыгында  яхшы хезмәте өчен” күкрәк билгесенә лаек булды. Полиция подполковнигы Йосыпов Дамир Өлфәт улына РФ Президентының Рәхмәт хаты тапшырылды. Район эчке эшләр бүлеге начальнигы урынбасары Вахитов Айрат Рөстәм улы, вакытлыча тоту изоляторы начальнигы Шакиров Илмир Насыйх улына район башлыгының Мактау грамоталары тапшырылды. Җәмәгать тәртибен саклау буенча өлкән инспектор, полиция лейтенанты  Шәйхетдинов Рәдиф Камил улына, ДАИ инспекторы, полициянең өлкән лейтенанты Мәгъданов Феликс Мияссәр улына, җинаятьләрне эзләү бүлегенең өлкән оперуполномоченные, полиция майоры Сәлахов Фәрит Фердинанд улына, өлкән участковый, полиция майоры Фәхразыев Айдар Васил улына район башлыгының Рәхмәт хатлары тапшырылды.  
Бертөркем полиция хезмәткәрләренә хезмәтләрен намус белән үтәгәннәре, эш вакытында күрсәткән инициативалары һәм профессиональлекләре өчен рәхмәт белдерелде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев