Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Хезмәтендә хөрмәтле

Мөслимдәге аграр көллия-тнең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Кадрия Идиятуллина – балаларның яраткан укытучысы, коллектив һәм ата-аналар арасында хөрмәт казанган шәхес.

Укытучы хезмәте элек-электән изге һөнәрләрнең берсе саналган. Укытучы – шәхес тәрбияләүче, аңа зур тормышка юл күрсәтүче буларак, иң кирәкле һәм җаваплы һөнәрләрнең берседер. 
Мөслимдәге аграр көллия-тнең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Кадрия Идиятуллина – балаларның яраткан укытучысы, коллектив һәм ата-аналар арасында хөрмәт казанган шәхес. Ул Мөслимдә гомер итүче Зәлифә һәм Әзһәм Камалетдиновлар гаиләсендә дөньяга килә. Балачактан гаиләдә мөгаллимнәргә карата тирән ихтирам тоеп үскән кыз киләчәгенең укытучы һөнәре белән бәйле булачагына бер дә шикләнми. Ә инде күркәм холыклы, тирән белемле, бала җанлыклы һәм киң күңелле сыйныф җитәкчесе Гүзәл Зыятдинованың кызыклы дәресләре Кадриягә хезмәт юлын сайлауда зур этәргеч була. 
Алабуга дәүләт педагогия университетының филология факультетын тәмамлагач, хезмәт юлын аграр көллияттә татар теле һәм әдәбияты укытучысы булып башлап җибәрә. Шушы вакытта булачак тормыш иптәше Ренат белән таныша, гаилә коралар. Үзләре кебек акыллы, матур ике кыз үстерәләр. Кадрия барысына да өлгерә: йомшак телле, көләч йөзле, күркәм холыклы әни дә ул; киң эрудицияле, җаваплы, таләпчән, тирән белемле остаз да. Иҗадилык, фантазия, яңа идеяләр, балаларга җылы мөнәсәбәт, укыткан фәненә мәхәббәте булган Кадрия яңадан-яңа җиңүләргә ирешә. 
Кадрия Әзһәмовна, татар телчесе буларак, үз фәне аша бүгенге көн проблемасын укучыларга җиткерү һәм аларны чишү өстендә эшли. Яшүсмерне шәхес буларак формалаштыру, мәдәниятле һәм белемле итү, кешелеклелек һәм милли үзаң тәрбияләү максатында дәресләрдә инновацион педагогик технологияләр куллана. Балаларның күңелләренә юл табу өчен, педагогик алымнарны урынлы кулланып эшләү максатында күренекле галимнәрнең фикерләрен өйрәнә, аларны гамәлдә сынап карый. Мөгаллим оештырган эчтәлекле һәм мавыктыргыч чараларда балалар гына түгел, ата-аналар да кызыксынып, яратып катнаша. Үзе дә яшь белгеч булуына карамастан, балалар тәрбияләү эшенә әле күптән түгел генә керешкән укытучыларга үрнәк остаз булып танылды. Хезмәтенә җаваплы карашы, әхлаклылык, кешелеклелек сыйфатлары өчен булдыклы, тирән белемле Кадрия Әзһәм кызын хезмәттәшләре, укучылары һәм аларның ата-аналары ярата, тирән ихтирам итә. Ә бу исә аңа киләчәктә тагын да яхшырак эшләү өчен көч бирә. 

Лилия Әхмәдиева, 
аграр көллиятнең 
математика укытучысы. 

Фото – К. Идиятуллинаның шәхси архивыннан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев