Хезмәт килешүен рәсмиләштермәсәң
Хәзерге заманда гражданнар еш кына хезмәт килешүен рәсмиләштермичә генә эшкә урнашырга ризалаша. Моның нәрсә белән тәмамланачагын алар кыен хәлдә калгач кына аңлый. Хезмәт кенәгәсенә тиешенчә язмыйча эш бирүче башлангычы белән эштән азат итү – шуларның берсе.
Бу очракта хезмәт мөнәсәбәтләре фактын билгеләү турында гариза белән судка мөрәҗәгать итү, шулай ук хезмәт кенәгәсенә тиешенчә язып кую бердәнбер дөрес юл булачак.
Эш бирүче яисә аның вәкаләтле вәкиле рөхсәте яисә кушуы буенча эшли башлаган хезмәткәр белән язмача рәсмиләштерелмәгән хезмәт килешүе төзелгән дип санала. Фактта хезмәткәргә эшләргә рөхсәт иткәч, эш бирүче, эшкә кушканнан соң 3 эш көненнән дә соңга калмыйча, аның белән хезмәт килешүе төзергә бурычлы. Шуңа да карамастан эш бирүчеләр закон таләпләренә буйсынмыйлар һәм эшчеләр белән хезмәт килешүе төземиләр.
Хезмәт мөнәсәбәтләре булу-булмау фактын ачыклау максатында судлар шаһитләрдән алынган мәгълүматларны, хезмәткәрнең эчке хезмәт тәртибе кагыйдәләренә буйсынуын, башкарган эшкә түләүне һ.б. исәпкә ала. Хезмәт хакы алуга дәлил булмаса, эш бирүче судка түләү алу турында мәгълүмат бирүдән баш тартса, суд түләүне региондагы минималь хезмәт хакы күләме буенча исәпләячәк. Шунысын да әйтергә кирәк, прокурор гражданнарның хезмәт хокукларын торгызу турында дәгъва гаризасы белән судка мөрәҗәгать итә ала.
Район прокуратурасы.
Фото-Pixabay.com
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев