Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Хәбәр ит!

Март аеннан республика буенча ”Үлем белән кайда сатуларын хәбәр ит!” исемле акция бара.

Аңа әзерлекне район эчке эшләр бүлеге хезмәткәрләре инде бүгеннән үк башлады. Чараның төп максаты – җәмәгатьчелекне наркотикларның законсыз әйләнешенә каршы торуга җәлеп итү. Акция барышында дежур бүлеккә кергән һәр мәгълүмат җентекләп тикшереләчәк, наркотикларга бәйлелек күзәтелгән кешеләрне дәвалау һәм тернәкләндерү мәсьәләләре буенча квалификацияле ярдәм күрсәтеләчәк. Белгечләр наркотиклар әзерләгән яисә тараткан, аны куллануны пропагандалаган кешеләр, интернет-сайтлар турында мәгълүмат булса, кичекмәстән 2-42-02 һәм 02 телефоннары аша хәбәр итү кирәклеген әйтә. Балигъ булмаганнарны җинаятьчелеккә тарту фактларына юл куймау буенча оператив-профилактик чаралар барышында мәктәпләрдә лекцияләр уку да чаралар планына кертелгән.  

Фото-Pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев