Хайваннарны рәнҗетмәгез!
Хайваннарга гаделсезлек кылучы Аллаһның ачуына дучар булыр, диелә хәдистә.
Редакциягә, сулышына кабып, Мөслим авылында яшәүче Илгиз Низамов килеп керде. Борчылуы, гаҗәпләнүе йөзенә чыккан.
– Дүрт-биш көн элек песиебезне кыйнаганнар. Йөри алмый, бахыркай. Арт санын бөтенләй күтәрә алмый. Атнага якын хәрәкәтсез ята, аңа карап җаным әрни. Тавыклар белән бер ояда дус-тату яшәүче песиебез кешеләрдән курка, якын килми иде. Белеп курыккан икән, кайсыдыр мәрхәмәтсезе аны кыйнаган. Бу – мәрхәмәтсезлекнең иң югары ноктасыдыр, мөгаен. Хайванга ничек кул күтәрергә була?! Тавыш күтәреп кычкырсаң да, куркып чаба бит ул! – ди Илгиз абый.
Этләргә дә шундый мөнәсәбәттә күпләр. “Хайванга суккан кешенең кулы корыр”, – дип әйтә иде элек өлкәннәр. Бер гөнаһы булмаган песине ничек кыйнарга була?! Хайванның зыяныннан бигрәк, файдасы күбрәк бит! Шәхси йортларда гомер итүчеләр моны яхшы белә. Үзеңдә песи булмаса, күрше мәчесе сарай-амбарларга “ревизия” үткәрә – тычкан, күсе тота. Песиләр аулап тормаса, күселәр амбардагы икмәккә дә зыян сала, башка әйберләрне дә ертып-тишеп бетерә.
– Хайваннарны җәберләгән, мәсхәрә иткән кешеләрне закон нигезендә җаваплылыкка тартырга була. Халык мондый төр җинаятьләр турында хәбәр итми, гариза язмый. РФ Җинаятьләр кодексының 245 маддәсе нигезендә хайваннарны җәберләүчеләргә 80 мең сумга кадәр штраф һәм мәҗбүри эшкә тарту, өч елга кадәр иректән мәхрүм итү каралган, – ди прокурор урынбасары Линар Әскаров.
Бер танышым өендә өч песи асрый. Һәрберсенең исеме бар. Ул аларны шулкадәр рәхәт итеп, бөтен күңелен биреп тәрбияли! “Берәү генә җитмимени?” – дип уйлаучылар да булыр. Песи балаларын алучы табылмагач, танышым аларны жәлләп, үзендә калдыра.
– Песиләр өчен ризыкны кибетләрдән сатып алам. “Песигә ярамаган тагын!” – дип теләсә нәрсә ашатырга ярамый. Миһербанлылык сыйфатлары кешенең канында булырга тиеш. Хайваннарга кул күтәрүче кешеләрне дә рәнҗетергә мөмкин. Песи-этләрне җәберләгән кешеләргә иң каты җәза бирелсен иде! – ди Мөслимдә яшәүче Дилбәр Яруллина.
Динебез дә хайваннарга карата хәерхаклы мөнәсәбәттә булырга өнди. Бер хәдистә: “Хайваннарга гаделсезлек кылу белән Аллаһның ачуына дучар булмагыз. Алар таза-сау булганда утырып йөрегез һәм таза- сау булганда аларны чалып ашагыз”, – диелгән. Аллаһ юлында булучылар: “Бакыйлыкта мал үзен рәнҗеткән кешедән үч ала”, – диләр.
– Кыямәт көнендә бөтен җан ияләре адәм баласына шаһит булып киләчәк. Аллаһы Тәгалә аларны гаделлек өчен терелтә һәм сорау ала. Җан ияләре кемнең кайчан һәм ничек рәнҗеткәнен сөйләячәк. Рәхимсезлек аркасында тәмуг әһеле булырга мөмкинлегебез турында да беләбез. Бер хатын-кыз мәче аркасында тәмугка керә. Ул хайванны өендә бикләп калдыра һәм мәче сусаудан, ачлыктан үлә. Шул сәбәпле Аллаһ хатынны тәмугка кертә. Тереклек ияләре безгә җәннәтле булырга ярдәм итә. Сусаган эткә су эчергән өчен бер адәмнең җәннәткә эләгүе турында риваять бар. Бер кеше кое янында дымлы җирне ялаучы эткә тап була. Ул, коега төшеп, аяк киеменә су алып, аны авызына кабып менә дә эткә эчерә. Шушы гамәле өчен ул җәннәтле була, – ди районыбызның имам-мөхтәсибе Илгиз хәзрәт Сөнгатуллин.
Борынгылар: “Һәр җан иясендә савап бар”, – дип юкка гына әйтмәгән. Безнең ярдәмгә мохтаҗ тереклек ияләренә игътибарлы булыйк, аларны җәберләүгә юл куймыйк!
Лилия Шәймиева.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев