Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Хатын- кызның сәламәтлек көндәлеге

Күп кенә хатын-кызлар күрем килер алдыннан эч авыртудан интегәләр. Анальгин эчкәнче, түбәндәге киңәшләргә колак салсагыз иде.

Тынычланыгыз. Тирән итеп сулыш алу һәм сулыш чыгару аша тынычланырга тырышыгыз. Стресс вакытында авыртулар көчәюен исегездән чыгармагыз.

 

Ятып тормагыз. Хәтта үзегезне начар хис иткәндә дә, урамда йөрергә тырышыгыз. Хәрәкәтләнү организмда авыртуны табигый киметүче эндорфин микъдарын күтәрергә ярдәм итә.

 

Массаж. Эч мускулларын массажлау канны кудыртуга ярдәм итә.

 

Берничә йог күнегүе эшләгез. Идәнгә тезләнеп, табаннарга утырыгыз, кулларны кабыргага кысыгыз. Алга иелеп, маңгайны идәнгә терәгез һәм шушы халәттә берничә минут утырыгыз. Мондый торышта оча сөяге мускуллары кысыла, авырту тына.

 

Җиңелчә күнегү ясагыз. Күнегү, мускулларны кыздырып, кан йөрешен

яхшырта. Авырту белән көрәшергә җиңелрәк булачак.

 

Ашагыз. Составында магний булган чикләвек һәм ярма кебек ашамлыклар ашагыз. Чәй эчү дә авыртуны җиңеләйтә. Күрем башланырга берничә көн кала, сөт ашамлыклары ашамагыз. Сөт организмдагы магнийны киметеп, авыртуны көчәйтүгә сәбәпче була.

 

Ашамагыз. Составында кофеин булган шоколад, кофе кебек ризыклар кулланудан тыелып торыгыз. Организмдагы кофеин авыртуны көчәйтә.

Фото-Pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев